Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Транспорттан файдаланмасаң

    Физик затларның транспорт са­лымын исәпләү салым органна­ры тарафыннан башкарыла. Алар транспорт чараларына дәүләт теркәве үткәрүче органнардан алынган мәгълүматтан файдалана.

    Транспорт чараларын чагышты­рып тикшерүнең иң җиңел ысулы – салым хезмәте сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинетында яисә “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасында тикшерү.

    “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы­на РФ Дәүләт хезмәтләреннән пароль аша яисә теләсә кайсы салым органын­да шәхси кабинетка керү өчен пароль алу юлы белән кушылырга була. Керү паролен теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә дә алырга мөмкин.

    Фактта файдаланылмаган (сатыл­ган яисә утилизацияләнгән) транс­порт чарасы булса, хуҗасына транс­портка дәүләт учетын туктату турын­да гариза белән ЮХИДИ органнары­на мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки транспорт чарасын теркәү учетыннан төшергәнче аңа ел саен салым салына. Салым түләнмәгән очракта суд при­ставлары белән берлектә аны юллап алу буенча чаралар күреләчәк.

    Реклама

    Фото: pixabay.com/

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: