Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Көзге нигъмәтләр

    Шәһәрдәшебез Әнисә Биктимерова, төрле җиләк-җимешләр, үләннәр җыеп, киптереп куярга ярата.

    Алтын көзләрне кызарып, ямьләп торучы миләш һәм баланнар быел аеруча мул уңыш бирде. Халык бу җимешләрне элек-электән яраткан, алардан төрле тәмле ризыклар әзерләп кенә калмаган, ә сәламәтлеккә файдасы булган өчен дә кулланган.

    – Кырау сукканан соң, ачысы китә, тәмләнә, диләр миләшне, – ди Әнисә Биктимерова. – Шуңа да аларны кырау суккан соң гына җыям.

    Әйе, миләшне чынлап та салкын төшкәч җыярга кушалар, чөнки ул салкыннардан соң баллана. Көз азагында, эре чуклы җимешләре белән янып, тирә-юньгә ямь биреп, бакчачыларны үзе янына чакырып тора ул. Миләш белән баланга халык гомер буе хөрмәт белән караган. Әле дә булса кешеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр, балан белән миләшнең өлгергәнен көтеп кенә торалар. Баулылы Әнисә Биктимерова бакчасында башка төр җимеш агачларыннан кала, балан, миләш агачлары да урын алган.

    Әнисә апа, төрле җиләк-җимешләр, үләннәр җыеп, киптереп куярга ярата. Аның бар йорты файдалы табигать байлыклары белән тулган. Без барганда, Әнисә апа дусты Ләйлә ханым белән кичке, үзләре сүзләренчә, көзге табын әзерләгән иделәр. Биредә сый-нигъмәтләр белән тулы табында миләш, балан тәлгәшләре дә ямь биреп тора. Әнисә апа үлән чәенә миләш тә салып җибәрә.

    – Бәләкәй чакта мунчадан чыкканда, кышын туң миләшләр кысада эленеп тора иделәр, – ди Әнисә Биктимерова. – Мунчадан соң аны иснәп, берничәсен ашап куйсаң, күзләр ачылып китә. Элек кара мунчада төтен була иде, ис тигәннән дә миләш ярдәм итә, хәл кертеп җибәрә торган иде. Миләш С витаминына лимоннан да баерак.

    Әнисә апа сүзләренчә, элек-электән күз тимәсен, начар күзләр кермәсен дип, миләш агачы үстергәннәр. Шулай ук сәламәтлек өчен дә бик файдалы ул миләш һәм балан җимешләре.

    Миләш кан басымын төшерә, картаюны да арткарак чигерә, – ди Әнисә ханым. – Миләшне “санитар” дип тә атала. Концервация вакытында, берничә миләш яфрагы салсаң, банкалар атмый, яхшы саклана. Миләш яфракларын эчә торган суга салсаң да, ике сәгать эчендә анда бернинди микроблар да калмый.

    Әнисә апа миләш, балан һәм башка яшелчә-җимешләрдән төрле кайнатмалар ясарга ярата. Ул кышкылыкка инде күпләп банкалар әзерләп куйган. Как, кайнатма, төрле пироглар – балаларының, оныкларының яраткан ризыклары.

    – Миләшкә бераз апельсин, лимон, шикәр кушып, кайнатма ясасаң, бик тәмле, берни белән алыштыргысыз ризык була, – ди Әнисә апа. – Балан белән кара миләштән дә шулай ясыйм.

    Ләйлә ханым да кечкенәдән балан, миләш җимешләрен яраткан.

        – Мин баланны аеруча яратам,  – ди Ләйлә ханым. – Әти исән чагында, СМУ-31 ягында бакчабыз бар иде, шул бакчаның һәр почмагына балан төртеп чыккан хәтердә. Әбиләр бакчасында да балан үсә иде. Миләшләргә дә сокланып карап йөрим. Күпкатлы йортлар алдында кызарып пешеп утырган миләшләргә исем китә иде. Соры көзләргә ямь өсти торган, янып торган җимешләр алар.

    Әнисә апа миләш, балан җимешләре файдасы турында бик күп сөйли ала. Җимешләре әчкелт булса да, сихәте зур аның, ди. Мул уңыш биргән җимешләр, кешеләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә чып-чын хәзинә ул.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: