Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Әти кеше бер айлык баласының кабыргаларын сындырган

    20 яшьлек егет елаган өчен сабыйны имгәтеп бетергән.

    Ярославль өлкәсендә 20 яшьлек әти кеше бер айлык баласының кабыргаларын сындырган. Ул сабыйны елаган өчен имгәткән. Моның турында РЕН ТВ каналы Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

    «12-14 ноябрь көннәрендә Тутаев шәһәрендәге фатирда 20 яшьлек ир-ат баласын кыйный. Ул елаган өчен сабыйның сәламәтлегенә авыр зыян китерә. Сабыйның кабыргалары күп урыннан сына», — диелә ведомство хәбәрендә.

    Имгәнгән баланы Өлкә балалар клиник хастаханәсенә салганнар.

    Кайсыбер белешмә буенча, әти кеше елый торган баланы йолкып ала. Бу вакытта өйдә башка кешеләр булганмы-юкмы икәне билгеле түгел. Җинаять эше ачылган, ир-ат гаебен таныган.

    Чыганак: intertat.tatar

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: #Бавлы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: