Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанлылар фикеренчә, республикада коррупция дәрәҗәсе уртача

    Татарстан республикасында коррупциягә каршы тору буенча чаралар ике төп юнәлештә гамәлгә ашырыла: коррупциягә каршы хокук саклау алымнары белән көрәшү һәм коррупциягә китерә торган шартларны бетерү буенча профилактик эш алып бару. Шуңа да карамастан, социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, коррупция дәрәҗәсе югары булып кала.

    Татарстанда социологик сораштырулар, 2005 елдан башлап, даими рәвештә үткәрелә. 2009 елдан бу эш, дәүләт заказы буенча, коррупциягә каршы дәүләт программалары нигезендә гамәлгә ашырыла башлады. 2021 елда Татарстан республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан “2015-2024 елларга Татарстан республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү максатыннан, шул исәптән Россия Федерациясе хөкүмәтенең “Россия Федерациясе субъектларында коррупция дәрәҗәсен бәяләү максатларында социологик тикшеренүләр уздыру методикасын раслау турында”гы карары белән расланган методикадан файдаланып, “Татарстан республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү” социологик тикшеренүе үткәрелде. Ил буенча һәм төбәктә коррупция дәрәҗәсен бәяләп, сораштыруда катнашкан һәр икенче кеше, Россия Федерациясендә дә (катнашучыларның 44,1 проценты), Татарстан республикасында да (45,6 проценты) коррупция дәрәҗәсе уртача, дип саный.

    Коррупция фактлары белән очрашкан һәм аңардан баш тарткан респондентларның 45,3 проценты “мин принципиаль рәвештә ришвәт бирмим” вариантын сайлаган (2020 елда – 44,6 процент, 2019 елда – 27,2 процент).

    Коррупция ситуациясендә калып, бу хакта хәбәр итмәүчеләр саны югары (84,4 процент). Мондый гражданлык позициясе күбесенчә мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәсез булуы турындагы фикер белән бәйле.

    Коррупция фактлары барлыкка килүен аңлатучы сәбәпләр арасында гражданнар (49,7 процент), беренче чиратта, чиновникларның гамәлләренә, аларның керемнәренә һәм чыгымнарына катгый контроль җитмәүне билгеләп үтә. Мондый фикер берничә ел эчендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча төп фикер булып тора. Моннан тыш, респондентлар коррупция күренешләрен бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең түбән хезмәт хакы белән бәйли (респондентларның 37,7 проценты).

    Респондентларның дүрттән бер өлеше коррупция сәбәпләрен коррупция фактлары өчен җәзаның адекват булмавында күрә.

    Ел дәвамында коррупциягә юлыккан гражданнар саны узган унъеллыкта ике тапкырга кимегән. Соңгы биш ел эчендә бу күрсәткеч тотрыклы түбән булып кала һәм 9,5 проценттан артмый.

    Реклама

    Шуңа да карамастан, 2021 елда хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган коррупцион хокук бозулар һәм коррупция юнәлешендәге җинаятьләр саны кимемәгән.

    2021 елда Татарстан республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр саны арткан (2020 елда – 51419, узган елда – 51631), шул исәптән “коррупция” рубрикасының 12 категориясе буенча. Иң күп мөрәҗәгатьләр “торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупция” категориясе буенча җибәрелгән. Бу өлкәдә гражданнарның шикаятьләре (8917) Татарстан республикасы дәүләт торак инспекциясендә теркәлгән, шуларның 552се – кабат җибәрелгән. 1372 мөрәҗәгать урынга барып каралган.

    Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты да гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны артуын теркәгән (482 мөрәҗәгать, шуларның 92се – коррупция күренешләре мәсьәләләре буенча, бу соңгы ике елның күрсәткечләреннән югарырак).

    Гражданнарның һәр дүртенче мөрәҗәгате – мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә шикаять. Коррупциягә каршы мониторинг мәгълүматын коррупция куркынычы янаган зоналарны ачыклау өчен кулланырга кирәк. Чөнки бу мониторинг коррупциянең сәбәпләрен өйрәнү инструментларының берсе булып тора һәм коррупция күренешләре шартларын күзәтүгә һәм анализлауга нигезләнә.

    Материалны Баулы районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева тәкъдим итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: