Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда тагын унике кеше коронавирустан үлгән

    Татарстанда тагын 12 кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар 1949 (икәү), 1955, 1941, 1957, 1951 елларда туган хатын-кызлар һәм 1941, 1959, 1969, 1948, 1947, 1949 елларда туган ир-атлар.

    «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

    21 октябрьгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 897 үлем очрагы теркәлгән.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: