Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татар Томбарлысы авылында яшәүче Айгөл Миназовадан гөмбә маринадлау ысулы

    Безнең як урманнарга, тауларга һәм саф сулы чишмәләргә бай төбәк. Биредә яшәүчеләрнең күбесе табигать биргән байлыклардан оста файдалана. Чөнки куллана белгән кеше өчен хәтта гади генә чәчәк һәм үлән дә шифалы үзлеккә ия. Ә менә җиләге, гөмбәсе... Бүгенге язмабыз Татар Томбарлысы авылында яшәүче Миназовлар хакында булыр. Алар язын да, җәен, көзен һәм кышын да урманда. Шушы көннәрдә генә алар чиләк белән дә түгел, кәрзин белән дә түгел, ә берничә арба тутырып шампиньон гөмбәләре җыйганнар.

    – Без авыл җирендә туган, шунда үскән балалар, – ди Айгөл Миназова. – Без гаиләбез белән язын урманга йөри башлыйбыз... һәм ел әйләнәсе шунда. Иртә яздан каен суы, каен бөресе җыябыз. Җирләр кардан бераз ачылгач, сморчки (кәҗә гөмбәсе) җыябыз. Ул безнең урманнарда бик күп була. Аны җыю да авырлык тудырмый, башка гөмбәләргә охшамаган. Тәҗрибәсе булмаган гөмбәчеләр дә җыя ала.

    Шушы көннәрдә алар гаиләсе бик күп итеп шампиньон гөмбәсе җыйган. Хуҗабикә сүзләренчә, гөмбәне ул юып, чистартып тураганнан соң, кышкылыкка туңгыргычка куя. Шулай ук маринадлаган гөмбәне алар гаиләсендә үз итәләр икән. Маринадлау өчен яшь һәм зур булмаган гөмбәләр алына.

    Айгөл Миназовадан шампиньон гөмбәсен маринадлау рецепты:

    1 килограмм гөмбә,

    1 литр су,

    8 данә түгәрәк кара борыч,

    Реклама

    2 данә лавр яфрагы

    1 аш калагы шикәр комы,

    1 аш калагы тоз,

    50 мл. 9% аш серкәсе.

    Гөмбәне тозлы суда 5-7 минут чамасы пешереп сөзәргә кирәк. Маринад ясау өчен суны кайнатып чыгарабыз, тоз, шикәр комы, аш серкәсен һәм тәмләткечләрне салабаз. Гөмбә өстенә салабыз һәм кайнатып чыгарабыз,  стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Бик тәмле була. Бу иң гади рецепт, аны безнең гаиләбез бик ярата.

    Айгөл ханым сөйләвенчә, дару үләннәре җыю – үзе бер сәнгатькә тиң. Безнең як урманнардагы шифалы үләннәр төрлелегеннән исең китәрлек.

    Фото: шәхси архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: