Реклама
Абитуриентлар документларны югары уку йортларына дүрт ысул белән тапшыра ала.
Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе быел 20 июньдә башлана.
«Документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителә», — дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар элемтәсе белгеченә сылтама белән ТАСС.
Аның сүзләренчә, бу Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча укырга керәчәк абитуриентларга кагылачак. Укырга керү турындагы мәгълүмат 9 августта билгеле булачак.
Абитуриентлар документларны югары уку йортларына дүрт ысул белән тапшыра ала — уку йортына килеп, почта аша, мәгариф учреждениесенең мәгълүмати системалары ярдәмендә яки «Поступление в вуз онлайн» суперсервисы ярдәмендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз