Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Прививка – вирусны җиңүнең бердәнбер юлы

    Татарстан – коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация керткән төбәкләрнең берсе. Прививка ясату ни өчен мөһим, Россия вакцинасы чит илләрнекеннән нәрсә белән аерыла, “Спутник лайт”ның нәтиҗәлелеге нинди, беренчеләрдән булып коронавируска каршы бөтен халыкка вакцина куллана башлаган Израильнең тәҗрибәсе нәрсә белән файдалы булды? Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгих сөйләде.

    – Коронавирус, узган ел белән чагыштырганда, күпкә агрессив. Шулаймы?

    Әйе, дөрес. Узган елда авыруның беренче билгеләре күренгәнче җиде-сигез көн үтсә, хәзер исә чир бик тиз тарала, бер тәүлек эчендә. Бүгенге көндә авыру белән вәзгыять бик киеренке. Яңа дулкын быел августның икенче яртысыннан башланды, нәкъ менә шул вакытта пневмония белән авыручылар саны бик тиз арта башлады. Безнең карамактагы дүрт районда – Баулы, Бөгелмә, Ютазы һәм Азнакай районнарында – авыручылар саны якынча бертөрле, ягъни үсеш һәр җирдә күзәтелә. Бүген һәр төбәктә әлеге авыруга каршы көрәш өчен өстәмә бүлекләр ачыла. Өстәвенә, пневмония теләсә кайда йогарга мөмкин һәм кеше аеруча күп йөри торган урыннарга бармаган кешеләр дә авырый. Мисал өчен, күптән түгел булган очракны сөйлим. Татарстанның кеше саны 20 дән артык булмаган, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән авылларының берсендә (бу без күзәтчелек итә торган районда) пневмониядән бер әби үлгән. Төнлә, җирләү алдыннан, әбиләр аның янында догалар укып утырганнар һәм бер тәүлектән соң сигез әби пневмония белән хастаханәгә эләккән.

    – Россия вакцинасы чит илнекеннән аерыламы?

    – Нигездә, барлык вакциналар да яхшы, барысы да җентекләп эшләнгән. Әмма, минем фикеремчә, Россия вакцинасы яхшырак, ул нәтиҗәлерәк, бүген аны юкка гына дөньяның 50-60 илендә сатып алмыйлар. Шуны әйтү урынлы булыр: безнең вакцинаны ясаганда, хайван аденовирусы түгел, ә нәкъ менә кеше аденовирусы алынган. Мәсәлән, британиялеләр һәм шведлар җитештергән прививкада Ковид-19 S-аксымы генын йөртә торган шимпанзе аденовирусы кулланыла.

    – Әгәр дә вакцина шулкадәр нәтиҗә бирә икән, ни өчен үз халкын күпләп вакциналаштырган илләрдә, мәсәлән, Израильдә, бу авыруның яңа дулкыны күзәтелә?

    – Әйе, шулай, әмма тәҗрибә уңай, иң мөһиме, үлем-китем 25 тапкырга диярлек кимеде. Бүген ул илләрдә яңадан массакүләм тәртиптә үз халкына прививка ясату турында карар кабул ителгән, алар нәтиҗәсен күрәләр. Вакцина гомерлек түгел – анысы башка мәсьәлә, аның тәэсире сигез-тугыз айдан артык түгел. Тагын шунысы бар: кешеләр барысы да берьюлы прививка ясатмый: кемдер – гыйнварда, кемдер – мартта, кемдер әле генә ясата. Шулай итеп, иммунитет тотрыклы булмый.

    – Кеше коронавирус белән авыргач, аның антитәнчекләре барлыкка килә һәм, нигездә, прививкадан соң барлыкка килгәннән дә күбрәк була. Бу очракта прививка нигә кирәк?

    – Мин шуны төгәл әйтә алам: кемдәдер – алты айдан соң, ә кемдәдер, сирәк очракларда, тугыз айдан соң антитәнчекләр бөтенләй калмый. Шуңа күрә, ярты ел элек авырганнарга прививка ясарга киңәш итәләр. Шулай ук коронавирусны диагностикалау бик сирәк булуын да исәпкә алырга кирәк, кешеләр, нигездә, госпитальләрдә пневмония белән ята. Коронавирусны диагностикалау алай ук җиңел түгел, нәтиҗә ялган булырга мөмкин. Әйтик, кеше ашаган, нәрсәдер эчкән, тешләрен чистарткан – болар барысы да нәтиҗәгә йогынты ясый. Иң нәтиҗәле анализ – какырык буенча, ләкин ул якынча алты мең доллар тора, бу хәтта Америка өчен дә бик кыйммәт. Өстәвенә, бу бик күп көч таләп итә торган һәм озак процесс. Гади фельдшер моны эшли алмаячак, анализны пульмонолог алырга тиеш. Әгәр какырык начар алынса, пульмонолог, кагыйдә буларак, авыруның аркасыннан плеврага керә һәм махсус инструмент белән сыеклыкны суыра, бу кечкенә операция кебек һәм моңа һәркем дә тәвәккәлли алмаячак. Әгәр дә кешегә нәкъ менә ковид белән авырганлыгын раслаучы диагноз куелмаса, аны ничек дәлилләргә?

    – Бик күп кеше авырганда, пандемия котырган вакытта прививкалар ясарга ярамый, дигән фикер йөри. Авыручыларның санын киметер өчен, локдаун кертеп, аннары гына массакүләм рәвештә прививка ясату яхшырак түгелме?

    – Әмма вирус беркая да китмәячәк бит! Катгый чикләүләр сәламәтлек саклау өлкәсе әзерләнә алсын өчен кертелә: табибларны, шәфкать туташларын укытырга, авырулар өчен махсус бина табарга, кислород белән тәэмин итәргә, хастаханәдә урыннар әзерләргә, җитәрлек күләмдә дарулар сатып алырга һәм башкалар өчен. Мондый практика бөтен дөньяда бар. Билгеле булганча, катгый карантиннан соң, һичшиксез, авыру тагын да көчәеп китәргә мөмкин.

    – “Спутник Лайт” ике компонентлы прививкага альтернатива була аламы? Әйтик, прививкадан соң хәлләре начарланырга мөмкин булган хроник авырулы кешеләр өчен генә булса да?

    – Асылда, бу вакцина начар түгел, ләкин ул – җиңеләйтелгән версия һәм аны, нигездә, ковид белән авырып терелгән кешеләргә ясыйлар. Бу вакцинада матдәнең концентрациясе минималь дозада. Авырып терелгәннәргә ул ярдәм итәчәк, чөнки аларда антитәнчекләр тизрәк барлыкка килә. Гомумән, минем уйлавымча, без тиздән барыбыз да массакүләм рәвештә бары тик “Спутник Лайт” кына ясатачакбыз, әмма бу күмәк иммунитет барлыкка килгәч кенә булыр, мөгаен. Мәсәлән, бүгенге көндә без гриппка каршы бер генә прививка ясатабыз бит.

    – Баласына коронавирустан прививка ясатуга каршы булган ата-аналар бик күп. Өлкән кешегә прививка ясау – бер әйбер, балигъ булмаганнарга – бөтенләй икенче.

    – Бу дөрес, мин тулысынча килешәм. Ата-аналар, әлеге вакытта шикләнеп, дөрес эшли. Вакцина яңа, яхшылап тикшерелмәгән. Берәү дә баласының экспериментларда файдаланылуын теләми. Өлкән кешенең организмы инде формалашкан бит, ул йөкләнешне җиңелрәк кичерә. Ә балаларның органнары, күзләре, җенес системасы формалаша гына. Әлегә мәктәп укучылары өчен вакцина эшләнә генә, аның “Спутник”ка караганда биш тапкыр җиңеләйтелгән булачагы билгеле. Балаларга кайчан прививка ясый башлаулары турында рәсми мәгълүмат юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: