“Микола”да ярминкә гөрли
19 декабрьдә православие динен тотучылар Николай Чудотворец көнен билгеләп үттеләр. Алексеевкалылар аны үз яклаучылары дип саныйлар һәм элек-электән бу көнне авыл бәйрәме - "Микола"ны үткәрәләр.
Изге Николайны халыкта Николай Угодник дип атыйлар. Аңа христианнар гына түгел, ә мәҗүсиләр дә табынганнар. Никола көнендә икмәкне бәяләрен төшереп сата торган булганнар. Һәр тарафта ярминкәләр шау-гөр килгән, икмәккә һәм онга бердәм бәяләр билгеләнгән: "Никола сәүдәсе барысына да указ", "Икмәккә бәяләрне Никола сәүдәсе куя" дигәннәр. Беркем дә алданырмын дип курыкмаган, чөнки мошенниклар артыннан Николай Чудотворец күзәтеп тора дип саналган.
Бу көнне Алексеевка авылы мәдәният йортында укытучылар һәм укучылар көче белән ярминкә оештырылды. Балалар үз товарларын күз ачып йомганчы сатып бетерделәр, ә биредә ниләр генә юк иде: өйдә пешерелгән тәм-томнар, милли ризык-лар, үз бакчаларында үстерелгән яшелчә, кул эшләнмәләре, үрелгән кәрҗиннәр һәм башкалар. Мәктәп директоры Василий Даниловның сүзләренә караганда, ярминкә өчен эшләнмәләрне мәктәпнең барлык 45 укучысы да алып килгән.
Халык иҗаты күргәзмәсенә эшләнмәләрне бөтен авыл белән туплаганнар. Почта элемтәсе бүлеге начальнигы Валентина Корытина 85 яшьлек әнисе Мария Григорьеваның кул эшләрен алып килгән.
- Бу чигелгән рәсемнәргә инде 50 еллап бар. Элек Алексеевкада һәр кичне утырмаларга җыелганнар, хатын-кызларның барысы да чигү чиккән, бәйләм бәйләгән, кызганычка каршы, аларның күбесе сакланып калмаган, - дип сөйли Валентина Корытина. Ул чигешләр өчен рамнарны балта остасы Юрий Михайлов эшләгән.
Алексеевка авылыннан Борис Лаптев балтырган сабагыннан оста итеп чиркәү макеты ясаган. Авыл кешеләре пенсионерка Кристина Капитонованың чиккән сөлгеләрен, җәймәләрен дә игътибардан читтә калдырмадылар.
- "Миколасыз" кыш башланмый, аннан башка җәй дә килми, - ди Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы Татьяна Чернова авыл бәйрәме турында. Әлеге бәйрәмгә багышлап ул мәктәп укучылары арасында конкурс оештырган. "Туган авылым" рәсемнәр конкурсында беренче урынга 2нче сыйныф укучысы Сергей Егоров лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда - 4нче сыйныф укучылары Илья Кузьмин һәм Арина Потапова. Чишмәләрне төзекләндерүгә багышланган рәсемнәр конкурсында 9нчы сыйныф укучысы Олег Мурзаковка тиңнәр булмады.
Бәйрәм ахырында авыл халкы алдында М.Җәлил исемендәге мәдәният йортының ветераннар үрнәк хоры чыгыш ясады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.32200
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.32200
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.30000
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.30000
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.52200
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!52300
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле46400
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.36200
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.37200
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.35300
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.34400
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.36400
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
13 август 2022 - 08:00Район газетасына язылырга әле дә соң түгелХөрмәтле укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” газетасына язылырга оныткан булсагыз, абунәне хәзер рәсмиләштерә аласыз.34800
-
9 август 2022 - 17:12Яңа Шалты авылында “Урак” бәйрәменә җыелдылар Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карадылар, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. “Урак өсте” дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.70200
-
8 август 2022 - 20:00Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.65400
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.61200
-
9 август 2022 - 12:17Сыер саву – ир-ат эшеме? Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләргә хыялланучылар бар дисәм, күпләр ышанмас та мөгаен. Баулы районының “Исмәгыйлов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Радик Талипов нәкъ менә шундыйлардан. Ул утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшли, шуның яртысын ул сыер савучы һөнәрендә үткән.60201
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.58500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика