Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Фәнис Яруллинның музей-йорты яңа сулыш ала

    Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Фәнис Яруллиннның Кызылъяр авылындагы музей-йортында төзекләндерү эшләре бара. Музей-йорт җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, биредә капиталь ремонт нефть чыгаручы предприятие грантын кулланып башкарыла.

    Музей Фәнис Яруллинның туган авылындагы музей-йорты әле үзе исән чакта, 2010 елның 28 августында ачылды. Һәр йортның үз көе дигәндәй, бинаның да кайбер җитешсез яклары булмый калмаган. Мәсәлән, бинаның салкын булуы. Күптән түгел музей-йорт нефть чыгаручы предприятиенең грантын откан. Бу вакыйганың бинаны төзекләндерү белән бәйле кайбер эшләрне башкарырга ярдәм итәчәге хезмәткәрләрне аеруча сөендергән.

    – Зур эшкә тотындык, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә музей-йорт җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина. – Кышын бинада салкын була иде. Бүгенге көнгә кадәр ул электр ярдәмендә җылытылды. Җылыткан өчен, ай саен 35-40 мең сум түләргә туры килде. Шуңа да карамастан, музей эче суык була иде. Кунаклар килер алдыннан, өстәмә җылыткычлар куеп, бинаны җылыта идек. Бу мәсьәләне район җитәкчеләре белән уртага салып сөйләшек. Чөнки тышкы яктан бинаны үзгәртеп булмый. Фәнис абый белән Нурсөя апаның теләкләрен искә алып төзелгән музей ул. Иң беренче чиратта, иске идәннәрен алып, яңартырга, җылы идәннәр ясарга уйладык.

    Иң элек, Баулы туган як музее хезмәткәрләре ярдәме белән, экспонатларны җыю эше башкарылган. Барлык җиһазларны, язучының зур кыйммәткә ия булган шәхси әйберләрен балалар бакчасына  күчергәннәр. Кайбер әйберләрне авыл советы бинасына урнаштырганнар.

    Гүзәлия Газизуллина сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләренең подрядчысы – “Ак-строй” җәмгыяте. Иң элек, төзүчеләр  идән такталарын сүткәннәр. Биредә эчке фундаментны ныгытканнар, гравий түшәгәннәр, бетоннан стяжка ясаганнар, бу – “җылы идән”не монтажлау алдыннан башкарыла торган башлангыч эшләр. Аннары стеналарның бүрәнә араларын нынытып, жгут белән декорацияләү һәм музей-йорт периметры буенча тыштан фундаментны ныгыту эшләре башланган. Бинаны газ белән җылытуга тоташтырырга дип тә исәп тоталар.

    Музей-йорт территориясен хезмәткәрләр һәрвакыт чиста, пөхтә, матур тота. Әлеге бина әллә кайдан үзенә тартып тора.

    Реклама

    – Фәнис абый белән Нурсөя апа икесе дә – чәчәкләр ярата торган кешеләр, – ди Гүзәлия ханым. – Фәнис абый лилия, лалә чәчәкләрен аеруча яраткан. Аларның Казандагы дачалары да шау чәчәктә утыра. Шуңа да музей-йорт ачылганнан бирле, без дә тирә-якны шау чәчәктә тотабыз. Әле дә өстәмә чәчәкләр утыртык.

    Музей-йортта капиталь ремонт эшләре башлануга авыл халкы да шат. Дания Госсамова бу күңелле яңалыкны шатланып кабул иткән.

    – Фәнис Яруллин музее ул безнең авылыбызның йөзек кашы булып тора, – ди Дания Госсамова. – Төзекләндерү эшләренә бик сөенәбез. Без бирегә килергә бик яратабыз, чөнки анда башка төрле атмосфера. Фәнис Яруллинга кагылган мәгълүматка юлыксак, аны җыеп барып, музейга китереп бирәбез. Якташыбыз музее безнең өчен бик кадерле, шуңа да аның тагын күркәмләнүенә без бары тик шатланабыз гына.

    Барлык төзекләндерү эшләрен июль аена тәмамларга ниятләп торалар.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: