Баулылар “Тәртип” радиосы марафонында катнаша ала

“Тәртип” радиосы Әниләр көне уңаеннан марафон башлый. Марафонда әби-бабай тәрбиясе, әти-бала мөнәсәбәтләре, балалар бакчасында булган мәсьәләләр күтәреләчәк.
1 ноябрьдән “Тәртип” радиосы халыкара Әниләр көне уңаеннан “Әниләр марафоны”н игълан итә. Марафонның максаты – Инстаграмда татар телле әниләр өчен туган телебездә аралашу мәйданы, тәрбия, сәламәтлек, психология буенча татарча файдалы контент булдыру.
“21 көн дәвамында катнашучыларга Инстаграмда 21 бирем тәкъдим итәчәк. Алар арасында “Декрет ялы”, “Бишек җыры”, “Балаларга хат”, “Әтиләр һәм бәбиләр” кебек темалар булачак. Шуларның һәркайсына туры китереп, постлар куясы булачак. Марафонның бер көнен дә калдырмыйча, катнашып барган әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак”, – диде “Тәртип”нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Марафонның идея авторы Динара Әхмәт сүзләренчә, “Әниләр марафоны” тиз арада тамашачыларның игътибарын яулап алган.
“Ул тапшыру буларак та алты ел дәвамында чыга барды. Барлык әниләрне катнашырга чакырам. Без – туган телебезне саклаучы иң мөһим кешеләр” – диде ул “Татар-информ”да матбугат очрашуында.
“Әти-әни, әби-бабай, психологлар – барысы да катнаша. Тапшыру әңгәмә формасында бара, җомга сәгать 16.30да чыга. Үз фикерен җиткерергә теләгән марафон катнашучыларын “Әниләр һәм бәбиләр” тапшыруына чакырачакбыз”, – диде “Әниләр һәм бәбиләр” тапшыруы алып баручысы Ләйлә Ялалова.
“Тәртип” радиосының РR бүлеге житәкчесе Айсылу Лерон марафонда һәм тапшыруда әби-бабай тәрбиясе, әти-бала мөнәсәбәтләре, балалар бакчасында булган мәсьәләләр күтәреләчәген әйтте.” Бу тәҗрибә һәм осталык белән уртаклашу мәйданчыгына әйләнә. Әниләр милләтебезнең асыл кызлары һәм улларын үстерү серләренә төшенәчәк”, – диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.12200
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.12900
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.15200
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.15800
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.28500
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!27500
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле24700
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.22500
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.24200
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.23000
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.22500
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.24300
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
12 август 2022 - 15:05Татар Томбарлысында балалар шифалы чәй ясау серләрен өйрәнделәрҖәйге озын каникуллар чорында балалар өчен төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Шундый кызыклы һәм мәгълүматлы кичәләрнең берсе чәй бәйрәмендә булды. Татар Томбарлысы авылы мәдәният йортында «Үлән чәе ясау – бер иҗат» дип исемләнгән мастер-класс узды.17000
-
9 август 2022 - 17:12Яңа Шалты авылында “Урак” бәйрәменә җыелдылар Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карадылар, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. “Урак өсте” дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.55700
-
8 август 2022 - 20:00Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.55600
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.51900
-
9 август 2022 - 12:17Сыер саву – ир-ат эшеме? Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләргә хыялланучылар бар дисәм, күпләр ышанмас та мөгаен. Баулы районының “Исмәгыйлов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Радик Талипов нәкъ менә шундыйлардан. Ул утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшли, шуның яртысын ул сыер савучы һөнәрендә үткән.49501
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.49200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика