Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу башлана

    Урманда яшәүче хайваннарны исәпкә алу – Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитеты ел саен 17 төр аучылык ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрә торган чара.

    Быел ул дүрт яңа методика буенча оештырылган: кышкы маршрутны исәпкә алу, авиаучет, тавышны язу һәм ясалма туплану урыннарын исәпкә алу. Алар аерым урманнардагы хайваннар саны турында максималь дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

    Республика территориясендә хайваннарны исәптә тоту эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, Татарстан республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм аучылар катнаша.

    – Безнең районда кыргый хайваннарның исәбен алу кышкы маршрутны исәпкә алу методикасы буенча башкарыла, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә хайваннар дөньясы объектларын саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге буенча районара бүлек җитәкчесе Азат Минәҗев. – Ягъни, безнең аучылык җирләрендә маршрутлар алдан ук планлаштырыла. Районда – 100 000 гектар мәйданлы 17 маршрут һәм Поповка ау хуҗалыгында 20 000 гектар мәйданда 7 маршрут бар. Миңа ун хисапчы ярдәм итә, маршрутларны без алар арасында алдан ук бүлешәбез. Алар бу эштә тәҗрибәле кешеләр инде. Исәпне алып бара беләләр, хисап ведомостьларын тапшыралар, ә алга таба инде мин мәгълүматны биологик ресурслар комитетына тапшырам.

    Азат Минәҗев сөйләгәнчә, кышкы исәпкә алу өч этаптан тора. Беренче этап ­ – маршрутларны планлаштыру, икенче этап – кыр эшләре уздыру һәм өченче этап – хайваннарның санын исәпләү. Маршрутлар кыр буйлап та, урман буйлап та үтә. Бер маршрутның озынлыгы якынча ун чакрым тәшкил итә. 2022 елга кадәр исәпләү җәяү яки чаңгыда үткәрелгән. Быелдан башлап, бу максатларда кар машиналарын кулланырга рөхсәт иткәннәр.

    Бу, әлбәттә, безнең эшне күпкә җиңеләйтте, – ди Азат Минәҗев. – Хисапчылар үз эшләрендә техник чаралар – видеорегистраторлар, навигаторлар куллана ала. Без поши, кыр кәҗәсе, кабан, куян, сусар, төлке кебек җәнлекләрне исәпкә алабыз. Шулай ук безнең аучылык җирләрендә булган кошлар да исәпкә алыначак. Соңгы мәгълүмат буенча, безнең территориядә 40-50 поши, ике йөздән артык кыр кәҗәсе исәпләнә, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан ягыннан якынча 5-10 кабан дуңгызы керә.

    Реклама

    Әңгәмәдәшебез хәбәр иткәнчә, кышкы маршрут исәбен дөрес алу өчен, уңай һава шартлары кирәк: кар явып торырга тиеш түгел, чөнки җәнлекләрнең эзләре күренмәячәк.

     – Форсаттан файдаланып, аучыларга һәм урманда йөрергә яратучыларга, шул исәптән кар машиналарында йөрүчеләргә дә, кышкы чорда урманның эченә үк кермәүләрен сорыйм. Чөнки хайваннарга кышын болай да авыр, ә кешеләр аларны куркыта, – дип өстәде Азат Минәҗев.

    Исәпкә алу эшләре 10 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүмат аучылык ресурслары торышын бәяләргә һәм, кирәк булган очракта, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: