Баулы мәчетләрендә җомга намазы дәвамлылыгы кыскартылды

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин киңәше буенча, җомга намазларының дәвамлылыгы 10-15 минутка кадәр кыскартылды. “Гали” мәчете имамы Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов “Хезмәткә дан”га шул хакта тулырак мәгълүмат бирде.
Узган атнада ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Инстаграмм челтәрендәге аккаунтында республика мәчетләре имамнарына мөрәҗәгать итеп, җомга намазларының дәвамлылыгын 10-15 минутка кадәр кыскартырга киңәш итте. Баулы мәчетләрендә җомга намазларының ничек үткәрелүе, профилактика чараларының ничек үтәлүе турында Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов сөйләде.
– Узган җомгадан башлап, намазның дәвамлылыгын кыскарттык. Элек җомга намазы һәм вәгазь уку 30 минут чамасы барса, хәзер, 15 минут эчендә укып бетереп, таралышырга тырышабыз, – дип хәбәр итте имам. – Узган җомгада мин “Өмет” мәчетендә намаз укыдым, анда мәчеткә йөрүчеләргә Татарстан мөфтиенең мөрәҗәгате турында хәбәр иттем. Мәгълүматны авыл мәчетләре имамнарына да җиткердек.
Бүгенге көндә баулыларга күп кеше җыелган мәҗлесләр уздырмаска киңәш итәләр. Мондый чараларны гаилә белән генә уздыру хәерлерәк яки мәчеткә барырга мөмкин, имам, социаль дистанция саклап, вафат булган туган өчен дога кыла ала.
– Хәзер исем кушу һәм никах йолалары да күбрәк мәчетләрдә аз кеше катнашында гына үткәрелә, – ди әңгәмәдәшебез. – Никахта яшьләр, аларның ата-аналары һәм шаһитлар гына була. Исем кушканда, ата кеше баланы кулына ала, мендәргә салу юк, һәм имам, дистанция саклап, балага якын килмичә дога укый, исем кушу йоласын башкара.
Мәчетләрдә һәр чара, йола узганнан соң, ишек тоткалары, өстәлләр һәм урындыклар дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Атнага ике тапкыр барлык өслекләр һәм идәннәр хлорлы чара белән эшкәртелә.
– Әйтергә кирәк, мәчеткә бар кеше, битлек киеп, үз намазлыгы белән килә. Ә җомга намазына килергә теләге булган өлкән буын кешеләре перчатка да кияргә тиеш. Шулай ук мәчеткә кергәндә кешеләр кулларын антисептик белән эшкәртә. Шулай сакланабыз инде, сакланганны Аллаһ саклар, ди, – дип өстәде Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов. – Безнең максат – эшне дәвам итү, ләкин мәчетне инфекция таралу урыны итмәү.
Ләйсән Галимова
Автор фотосурәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.10800
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.12000
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.14200
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.15100
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.27400
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!26500
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле23900
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.21800
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.23700
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.22400
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.21900
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.23700
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
12 август 2022 - 15:05Татар Томбарлысында балалар шифалы чәй ясау серләрен өйрәнделәрҖәйге озын каникуллар чорында балалар өчен төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Шундый кызыклы һәм мәгълүматлы кичәләрнең берсе чәй бәйрәмендә булды. Татар Томбарлысы авылы мәдәният йортында «Үлән чәе ясау – бер иҗат» дип исемләнгән мастер-класс узды.15700
-
8 август 2022 - 20:00Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.55300
-
9 август 2022 - 17:12Яңа Шалты авылында “Урак” бәйрәменә җыелдылар Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карадылар, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. “Урак өсте” дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.55200
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.51500
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.48900
-
9 август 2022 - 12:17Сыер саву – ир-ат эшеме? Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләргә хыялланучылар бар дисәм, күпләр ышанмас та мөгаен. Баулы районының “Исмәгыйлов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Радик Талипов нәкъ менә шундыйлардан. Ул утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшли, шуның яртысын ул сыер савучы һөнәрендә үткән.48901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика