Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы гимназиясе укучылары туган телне сәхнә әсәрләре аша да үзләштерә

    Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Баулының дүртенче гимназиясендә театр атналыгы узды. Сәхнә күренешләреннән укытучылар гына түгел, укучылар үзләре дә канәгать калган.

    – Гимназиядә ел саен уза торган театр атналыгы укучылар өчен дә, укучылар өчен эмоциональ-эстетик тәрбия чарасы булып тора, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илфира Гыйбадуллина. – Театральләштергән эшчәнлек укучылар тормышына төрлелек кертә. Театр атналыгына әзерләнгәндә, укучылар яттан әзерләнеп сөйләү, сәхнәдә үз-үзеңне тотыш, туган телдә ачык итеп фикереңне туплый белү кебек сыйфатларны камилләштерделәр.

    Оештыручылар сүзләренчә, укучылар Абдулла Алишның “Куян кызы” һәм “Сәламәтлек мәктәбе”, “Өч кыз һәм тиен” әсәрләрен аеруча үз итәләр.

    – Театр атналыгына әзерләнгәндә, татар халкының мәдәнияте, гореф- гадәтләре турында белемнәрне ныгыттык, – ди тугызынчы сыйныф укучысы Алиана Хәлиуллина. – Миңа сәхнәдә бик ошый. Әзерләнү вакыты кызыклы.

    – Мин кешеләр алдынды чыгыш ясарга яратам, – ди алтынчы сыйныф укучысы  Самира Хәбипова. – Бу юлы үзебезне чын артистларча хис иттек.

    Фото: 4нче гимназия

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: