Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • 2022 елда кредит буенча бурычы булганнар керемнәренең бер өлешен саклап кала алачак

    1 гыйнвардан бурычлы кешенең кагылгысыз минималь керемгә хокукы барлыкка килә.

    2022 елдан банкка бурычлары булган кешеләр үз керемнәренең бер өлешен түләтүдән саклый алачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    234-ФЗ законы нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан бурычлы кешенең кагылгысыз минималь керемгә хокукы барлыкка киләчәк. Моның өчен гражданин аның кеременә бурычны түләттерү турында эш кузгатылган яки алып барыла торган суд приставлары бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Анда ул ай саен хезмәт хакын һәм башка керемнәрне яшәү минимумы күләмендә саклап калу турында гариза яза, дип аңлата эксперт.

    Реклама

    Әмма бу яңалык алиментларны түләттерү, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау һәм җинаять нигезендә китергән зыянны каплау таләпләре булган башкарма документлар буенча бурычлы кешеләргә кагылмый, дип өстәде ул.

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/09-01-2022/2022-elda-kredit-buencha-burychy-bulgannar-keremn-rene-ber-leshen-saklap-kala-alachak-5846798

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: