Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Юбилее уңаеннан ветеранны тәбрик иттеләр

    Татар Кандызы авылында гомер итүче Рәхилә Хәмитова 90 яшен билгеләп үтте. Аны тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин өенә бардылар.

    Рәхилә апа кунакларны үзе каршы алды. Юбилей уңаеннан өй түрендә зур итеп, мулдан табын әзерләнгән. Аш бүлмәсендә кызлары, киленнәре кайнаша.

    – Менә шулай яшим, Аллага шөкер, – диде ул кәнәгать елмаю белән. – Рәхмәт, без олы кешеләрне зурлап килгәнегез өчен. Бүгенге көн тормышыма сөенеп бетә алмыйм, балаларым минем бөтен эшемне бетереп, үземне кадерләп торалар.

    Рәхилә апа Татар Кандызында туган, шунда үскән, утыз ике елга якын җирле колхозда эшләгән хезмәт ветераны. Замананың төрле чорларын күрергә туры килгән аңа. Шулай булса да, ул тормыштан беркайчан да зарланмый. Безнең белән аралашкан арада да, бер тапкыр да язмышына үпкәле сүз, тормышның авыр булганлыгын телгә дә алмады. Өч бала белән яшьли тол калганда да, балалары хакына тырышып көн иткән. Аларның исән-сау булуларына сөенеп, тәрбия бирергә, укытырга тырышкан.

    – Бүгенге көндә балаларымнан күргән тәрбия, миңа булган мөнәсәбәтләре – минем аларга биргән тәрбиям чагылышы бит ул, – ди юбиляр.

    – Әниебез тырыш, сабыр булды, – ди котлау сүзләрен җиткереп кызы Энҗе Кашапова. – Кеше ничә яшькә җитсә дә, әни кирәк. Без әни исән-сау булуы белән бәхетлебез. Тагын күп еллар безне сөендереп яшәсен иде әле. Кызганыч, әтиебез генә бу көннәрне күрә алмады, гомере кыска булды. Ул алдынгы комбайнчы иде. Әниебез безне ялгызы гына аякка бастырды. Үскән вакытта да, әлеге көндә дә, беркайчан да аның тормыштан зарланганы, авырсынганы булмады. Аңа да җиңел булмагандыр, югыйсә. Мин әниебезне сабырлык үрнәге дияр идем.

    Аны сүзләренә киленнәре Лилия Хәмитова да кушылды.

    – Безнең әни кебек кайнаналар сирәк, – дип сөйләде ул. – Минем өч балам да шушы йортта тәгәрәшеп үстеләр. Матур яшәдек, сүзгә килмәдек. Әни мине дә килен буларак күп нәрсәләргә өйрәтте. Ул һәрвакытта да, тормышта ни генә булса да һәр эшнең, һәр очракның уңай ягын күрә белә. Кешеләргә беркайчан да авыр сүз әйткәне, начарлык эшләгәне булмады. Безнең гаилә тормышыбызның да матурлыгы – аның үрнәге, аның тәрбиясе дип уйдыйм.

    Рәхилә апа туган көне уңаеннан якыннарыннан да котлаулар кабул итте. Ул балаларына кайгыртучан әни, җиде оныгы, биш оныкчыгы өчен һәръяклап үрнәк, сөекле ак әби.

     

    Автор фотосурәтләре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: