Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яңа “Ефәк юл” Баулы районы аша узачак

    Интернет-басмаларда тизлекле түләүле "Шәле - Баулы" юлы төзелеше турында еш языла.

    "Инновацион юл" проекты берьюлы өч трасса төзелешен күздә тота: Мәскәү территориясендә муниципаль автоюл, Татарстан Республикасында тизлекле федераль автомагистраль һәм Рязань өлкәсендә региональ автоюл. Проектны РФ президенты каршындагы модернизацияләү буенча комиссия хуплаган инде. Проектның кураторы - икътисад үсеше министрлыгы.
    Татарстанда тормышка ашырылучы проект - тизлекле түләүле "Шәле - Баулы" юлы - бәясе ягыннан да, күләме буенча да иң масштаблысы. Россиядә иң югары 1А категориясе бирелгән 295 километрлы трасса бөтен Татарстан аша узачак, ике федераль трассаны (МБ "Урал" һәм М7 "Идел") тоташтырачак һәм Көнбатыш Европаны һәм Кытайны бәйләп торучы яңа "Ефәк юл" глобаль проектының бер өлеше булачак. Проектны эшләүчеләр, трасса иң югары таләпләргә җавап бирәчәк һәм иң мөһиме - куркынычсыз булачак, дип саныйлар.
    "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт кори-дорының Кытай өлеше инде әзер. Казахстанда да эшләр актив алып барыла, биредә проект халык төзелеше дип игълан ителгән. Трассаның башкорт участогы "Баулы-Күмертау" дип аталачак, аны 2013 елда төзи башлау күздә тотыла.

    Автоюлның "Шәле-Саескан тавы" дип исемләнгән 40 километр озынлыктагы өлеше 2011 елда файдалануга бирелде. Кама елгасы аша Саескан тавы авылы янындагы икенче күпер төзелеше 2013 елда тәмамланачак. Юл төзелешен 2018 елда төгәлләү планлаштырыла. Ләкин барысы да финанслауга килеп терәлә.
    Автобан 4 юл полосалы һәм металл киртәле бүлгеч полосалы булачак, юл читләренең озынлыгы - 3,75 метр. Шулай итеп, автотрассаның киңлеге 28,5 метрга якын тәшкил итәчәк. Төрле модификаторлар, композитлы, металлаштырылган һәм нанокапламлы материаллар куллану асфальтобетонның хезмәт срогын сизелерлек озайтачак һәм юлны сәгатенә 150 километр тизлектә тәүлек буе файдалану мөмкинлеген бирәчәк.
    Шулай ук яңа тимер юл төзелеше дә күздә тотыла, ул автобанга параллель рәвештә узачак. Моның өчен запас участоклар калдырганнар.
    Яңа трасса тулысынча яктылык диодлы техника белән яктыртылачак һәм иң яңа интеллектуаль автоматик системалар: ГЛОНАСС, бозлавыкка каршы эшкәртү, юл хәрәкәте объектларына контроль, шулай ук түләү алу һәм транспорт чарасының авырлыгын билгеләүче дистанцияле система белән җиһазландырылачак.
    Юл буендагы инфраструктура - АЗС, кафе, кибетләр, отельләр, автомобильләргә техник тикшерү һәм ремонт үткәрү станцияләре, автоюгычлар, тукталышлар һәм башка бик күп уңайлыклар турында да онытмыйлар.
    - Барысы да финанслауга бәйле булачак. Хәзерге вакытта без Россия транспорт министрлыгы белән бергә финанслау вариантларын тикшерәбез. Министрлыкны әлеге проект өчен 100 миллиард сум акча бүлеп бирергә күндерергә тырышабыз. Әгәр дә без моңа ирешә алсак, юлны тиз төзиячәкбез. Проект үзен бик тиз аклаячак, чөнки бу юл - Европадан Кытайга иң кыска юл, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
    Проектның инициатив инвесторы - "Нефтегаз" (Татарстан) СМП компаниясе төркеменә керүче "Автострада" ААҖ. Проект дәүләтнең һәм шәхси капиталның партнерлыгы шартларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта 20 миллиард сум чамасы акча үзләштерелгән, шул исәптән РФ бюджетыннан - 3,5 миллиард, ТР бюджетыннан - 7,9 миллиард, шәхси инвесторлар акчаларыннан - 7,8 миллиард сум. 2012 елда Татарстан бюджеты тагын 500 миллион сум, шәхси инвестор - 3,7 миллиард сум бүлеп бирде. Проект үзен 20-25 ел эчендә акларга тиеш.
    Бизнес-план түләүле юлда хәрәкәт ешлыгы тәүлегенә 35 мең автомобиль булуын күздә тота. Бу очракта 300 километр чамасы озынлыктагы түләүле трассадан узуның үзкыйммәте уртача 313 сум тәшкил итәргә тиеш (ягъни инновацион юлдагы һәр километр шоферга бер сумнан бераз гына кыйммәткәрәк төшәчәк).
    Чагыштыру өчен: М4 ("Дон") трассасының түләүле участогы буенча 1 километр араны узу 1,2 яисә 4 сум тәшкил итә - транспорт чарасының төренә һәм хәрәкәт вакытына карап (йөк автомобильләренең үтү бәясе, кагыйдә буларак, җиңел автомо-бильләрнекеннән берничә тапкыр артыграк).
    Дөрес, скептиклар түләүле юл буенча ул хәтле транспорт йөриячәгенә ышанмыйлар. Шофёрларның бер өлеше башка, түләүсез юлларны сайлаячаклар, диләр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: