Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • “Воршуд” фестивале

    Баулы районы Покровский Урыстамак авыл мәдәният йортының "Зярдон" ансамбле "Воршуд" фин-угор халыкларының V регионара фольклор фестиваленең дипломы белән бүләкләнде.

    Фестиваль Удмуртия Республикасы башкаласы Ижауда 3 көн дәвамында узды. Фестивальгә Башкортстан, Татарстан, Коми, Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Оренбург, Пермь, Киров өлкәләреннән фольклор ансамбльләре җыйналды.
    Безне Ижауның яшьләр үзәгендә каршы алдылар. Кич белән шул вакытка килеп җиткән коллективларны барлау булды. Һәр ансамбль үзенең "визиткасы" белән чыгыш ясады (үз программасының зур булмаган номеры белән). "Зярдон" ансамбленең "визиткасы" бик җылы кабул ителде. Үзләренең фольклор байлыкларын удмуртлар, комилар, марилар, коми-пермяклар, бессермяннар, эрзяннар (мордва халыкларының бер тармагы вәкилләре) күрсәттеләр.
    Фестивальнең төп чаралары икенче көнне "Лудорвай" архитектура-этнография музей-тыюлыгында ачык һавада үтте. Ул Ижаудан көньяк-көнбатышка 10 километр ераклыкта табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында урнашкан. Гомуми мәйданы 40 гектар булган тыюлык территориясендә элекке заман крестьян көнкүреше музей экспозицияләре урын алган. Монда республиканың төрле районнарыннан берничә крестьян йорты алып килеп торгызылган, әллә кайдан күренеп торучы җил тегермәне - вуко урнаштырылган. Тыюлыкта изгеләр чишмәсе дә бар, ә аннан ерак түгел генә - урман читендә умарталык урнашкан.
    Сәгать унга барлык катнашучылар Лудорвайга җыелдылар. Аларны Удмуртиянең фольклор ансамбльләренең берсе каршы алды. "Шунды юбоос" капкаларына (бездә аларны "Рус капкалары" дип атыйлар) керүче һәр делегация үзен программасының нинди дә булса номеры белән таныштырды, ә каршы алучылар җыр һәм биюләр белән җавап бирделәр. Башта кунаклар тыюлык территориясе буйлап таралдылар: кемдер чишмәгә юл тотты, кемдер удмурт крестьяннарының борынгы йортлары һәм аларның эчке күренешләре белән кызыксынды, кайберәүләр, удмурт табаннарыннан (беленнәреннән) авыз итеп, чәй эчүне кулай күрделәр, күпләр бер-берсе белән таныштылар.
    Концерт көндезге 12дә ачык һавада башланды һәм 3 сәгатьтән артык бертуктаусыз дәвам итте. Идел буе һәм Урал төбәгенең төрле районнарыннан килгән 28 фольклор ансамбле осталыкларын күрсәтте. Барлык чыгыш ясаучылар да бәйрәмгә бик яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде.
    Тамашачылар Урыстамакның "Зярдон" ансамбле чыгышын җылы кабул иттеләр. Сәхнәгә соңгы булып атаклы "Буран әбиләре" (Буран авылы Ижаудан 30 км ераклыкта урнашкан) чыкты. Аларны көчле алкышлар белән басып каршы алдылар.
    Концерттан соң фестивальнең барлык катнашучылары зур бердәм әйлән-бәйләнгә бастылар, тугандаш халыклар белән аралашу шатлыгы кешеләрнең күңелендә әле озак сакланыр. Әйлән-бәйләннән соң барысы да "Буран әбиләре" белән аралашырга омтылдылар, ә алар үзләренә мөрәҗәгать иткән бөтен кеше белән дә бик теләп сөйләштеләр.
    Фестивальнең өченче көне "Ай-кай" фольклор театры артистлары белән очрашуга багышланды. Алар кунакларга зур концерт күрсәттеләр, театр җитәкчесе П.Данилов театрның чит илгә баруы һәм үсеш перспективалары хакында сөйләде. Аннары алар мастер-класс үткәрделәр.
    Йомгаклап шуны әйтәсем килә. Сүз дә юк, безнең "Зярдон" ансамбле үзен яхшы яктан күрсәтте, тамашачылар аның һәр чыгышын бик җылы каршы алулары юкка түгел. Ансамбльнең бердәнбер кимчелеге - аның составында, анда, баянчы В.Алатыревны искә алмаганда, ир-атлар юк. Лудорвайдагы концерт хор җырларын башкарганда ир-ат тавышы булу җырга бөтенләй башка аһәң өстәвен күрсәтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: