Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Урман аларның кайгыртуына мохтаҗ

    16 сентябрьдә урман хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

    Баулы районы территориясенең 19821 гектар мәйданын урманнар били. Моннан тыш Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге 3616 гектар урман да Баулы урманчылыгына керүен исәпкә алсак, районыбыз урман хезмәткәрләре барлыгы 23437 гектар мәйдандагы урманга күзәтчелек итә, саклый, хезмәт итә. Әйе, урман саклауга да, яклауга да мохтаҗ. Һаман да аңа иң күп зыян салучылар исемлеге башында кеше тора. Шушы елның сигез аенда Баулы урманчылыгы дәүләт казна учреждениесе (ДКУ) хезмәткәрләре, урманнарда санитар куркынычсызлык, янгын куркынычсызлыгы һәм агач әзерләү кагыйдәләрен бозган өчен, гражданнарга һәм вазифаи затларга карата административ хокук бозу турында 34 беркетмә төзегәннәр. Урман закончалыгын бозу турында 10 акт төзелгән. Кешеләр салган зыян 27817 мең сумлык дип бәяләнгән.
    Моннан тыш урманчылар, "планетабыз үпкәсенең" сәламәтлеген тәэмин итү өчен, корткычларга каршы да көрәш алып баралар. Соңгы елларда урманнарда туган хәл аларны бик борчый: Баулы һәм Кандыз урманчылыклары территорияләрендә парсыз ефәк күбәләге котырына. Быел алар аерым участокларда каеннарны "шәрә" калдырса, киләсе елда бөтен урманнарны харап итәргә мөмкин. Шуңа күрә җәен район территориясендәге урманнарда урман патологияләрен тикшерү үткәрелгән. РФ урманны саклау үзәгенең ТР буенча белгечләре урманны авиация ярдәмендә эшкәртү таләп ителә дигән нәтиҗә чыгарганнар. Урманнарда шулай ук яшел имән яфрагын бөтергеч бөҗәкләр дә үрчегән. Ылыслы агачлар корткычы - чыршы кискеч тә күбәйгән, ул кәүсәне тишеп кереп агачны корыта икән. 2010 елның аномаль корылыгы да урман сәламәтлегенә бик зур тискәре йогынты ясаган: "Баулы урманчылыгы" ДКУ күзәтчелегендәге урманнарда каеннарның 25 проценты некроз нәтиҗәсендә һәлак булган.
    Читтән караганда урман үзе үсә, анда бөтен нәрсә табигый процессларга буйсынадыр кебек, ләкин, якыннанрак өйрәнгәндә, урманнарның яшәвендә һәм яшәрүендә кешенең роле гаять зур булуы аңлашыла. Мәсәлән, урманчыларның, мәктәп урманчылыкларын да җәлеп итеп, агач орлыкларын җыюы һәм агач үсентеләрен питомникта үстереп урманнарга утыртуы табигый балансны сакларга ярдәм итә. Шундый һәм башка төрле күп кенә эшләрне үз эченә алган урманнарны саклау чаралары комплексын башкару буенча үткәрелгән тендерларның барысын да быел "Баулы урман" дәүләт бюджет учреждениесе откан. Дәүләт урман фондын саклау, яклау, яңарту буенча алар 509,6 мең сумлык эш башкарганнар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караган җирләрдә 1397,9 мең сумлык урман утыртылган. Янгыннардан саклау буенча комплекслы чаралар күрелгән. Гомумән алганда, агымдагы елда бу учреждение хезмәткәрләре 4 млн. сумнан артык суммага товарлар җитештергән һәм хезмәтләр күрсәткән.
    Урманнарга һәм урманчылык законнары үтәлешенә күзәтчелек итүче "Баулы урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Фәрит Минсәлимов белән сөйләшкәндә урманчыларны борчыган проблемалар да булуын белдек. Мәсәлән, хәзерге вакытта урманнарны корыган каен агачларыннан чистарту проблемасы бик актуаль. Беренчедән, алар янгын куркынычы тудыра, икенчедән, череп төрле авырулар чыганагына әверелергә мөмкин, ә өченчедән, каен агачы, корыгач, бик куллануга яраклылыгын югалта. Агачлар корыган участокларны чистартып утын әзерләү өчен гражданнарга делянкалар сатарга була, ләкин моның өчен бер кочак кәгазь әзерләргә һәм бик күп инстанцияләрне үтәргә кирәк - кешеләрне мондый мәшәкатьләр куркыта. Шуңа күрә урманда агач корып череп ятса да, урманчылар аны рөхсәт кәгазе булмаган кешегә бирә алмый. Рөхсәт бирсә - үзе закон бозучыга әверелә.
    Урман бик катлаулы организм. Аны белү, аңлау өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә төрле яктан тирән белемле булу таләп ителә. Монда биологияне дә, физика законнарын да, кануннарны да тирән белү кирәк. Урманда очраклы кешеләр эшли алмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: