Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Төп максат – үсеш

    "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат, Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров Баулы шәһәре сайлаучылары белән очрашты.

    Баулылылар алдында иң әүвәл ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, Татарстан соңгы елларда үз үсешендә моңарчы булмаган ыргылыш ясады. Моның иң ачык мисалы - Танеко нефть химиясе комплексы төзелеше. Совет чорыннан соң Россиядә андый эре проект төзелгәне булмаган әле. Аның ярдәмендә республикада нефть эшкәртү күләме ике тапкырга артты. Элек безнең кара алтынга бай республикабызда нефть химиясе алга китмәгән булган. Ләкин эшнең төп асылы анда түгел. Танеко - Россиядә нефть эшкәртү тирәнлеге 97 процент тәшкил итүче һәм дөнья стандартларына туры килүче беренче производство.
    Татарстанда "Оргсинтез", КамАЗ, вертолет заводы һәм башка күп төрле производстволарны үстерү өчен тиешле чаралар күрелде. Азык-төлек сәнәгатендә технологик революция булды, бу, беренче чиратта, сөт эшкәртү өлкәсенә кагыла. Авыл хуҗалыгына гаять зур ярдәм күрсәтелә. Татарстан заманча, комфортлы торак төзелеше буенча беренче позицияләрдә тора. Республикабыз күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урынга чыкты. Бу Татарстан җитәкчелегенең Россия хөкүмәте белән конструктив мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе. Моның кадерен белергә кирәк.
    М.Галиев шулай ук "Бердәм Россия", башка партияләрдән аермалы буларак, сайлау алды көрәшендә милли мәсьәлә белән спекуляция итмәве һәм халыклар тигезлеге өчен чыгыш ясавы турында әйтеп үтте.
    "Бердәм Россия" беренче тапкыр бөтен халык катнашында праймериз (башлангыч сайлаулар) үткәрде, бу исә аеруча абруйлы кандидатларны сайлап алу мөмкинлеге бирде. Мәсәлән, Әлмәт районы башлыгы Р.Әбү-бәкеров праймеризда югары күрсәткечләргә ирешкән.
    Башка партияләрдән аермалы буларак, "Бер-дәм Россия"дә кадрлар торгынлыгы күзәтелми. Дәүләт Думасына депутатлыкка 18 кандидат арасында Татарстан буенча региональ исемлектә 6 депутат бар.
    Баулы муниципаль
    районы башлыгы А.Хәбибуллин депутатлыкка кандидат Р.Әбүбәкеров белән таныштырып, икесенең дә ТР муниципаль берәмлекләр Советы президиумы әгъзалары булып торуларын һәм даими очрашып, җирле үзидарә проблемалары турында фикер алышуларын әйтеп узды. Р.Әбүбәкеров элек "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары булып эшләгән һәм Баулы районына кагылышлы күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан.
    Депутатлыкка кандидат үзенең чыгышында, "Бердәм Россия" партиясенең парламент сайлауларында җиңеп чыгуы Татарстанның тотрыклы үсешен дәвам иттерергә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклап үтте. Ул шулай ук хәл ителмәгән проблемаларның шактый булуын кире какмады.

    - Кайбер партияләр, сайлаучыларның тавыш-ларын җыю өчен, катлау-лы мәсьәләләрне гади һәм тиз арада хәл итәргә вәгъдә бирәләр. Ләкин могҗизалар көтәргә кирәкми.
    Р.Әбүбәкеров шулай ук В.Путинның һәм "Бердәм Россия" партиясенең илдәге кыенлыкларны җиңүдәге казанышлары бәхәссез булуы турында әйтеп үтте. 1990 еллардан аермалы буларак, хәзер җинаятьчелекне йөгәнләүгә, хезмәт хакларын һәм пенсияләрне айлар буенча тоткарлауны бетерүгә ирешелгән.
    - Бу еллар аякка басу чоры булды. Без инде ун ел дәвамында тынычлыкта яшибез, алга таба барабыз, дөньяда илнең абруе үсә, - диде Р.Әбүбәкеров. - Әгәр дә 2000 елда инфляция 20,2 процент тәшкил итсә, быел - 8,8 процент. Алтын акча запаслары дәрәҗәсе буенча безнең ил дөньяда өченче урынга чыкты. 1999 елда дәүләтнең бурычлары ВВПның 99 проценты күләмендә булса, 2011 елда ул 10,7 процент тәшкил итте. Авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү, шәхси хуҗалыкларны үстерү, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, мәктәпләрне компьютерлаштыру, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча масштаблы программалар, "Бәләкәч" балалар бакчалары төзелеше программасы - болар барысы да конкрет эшләр түгел мени?
    Баулылылар, форсаттан файдаланып, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатка үз сорауларын бирделәр. Алар муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын индек-
    сацияләүгә, күп балалы аналарга бушлай җир участоклары бирүгә, мәктәптә туклану дотациясенә, авыл җирендә пассажирлар йөртүгә кагылышлы иде. Асылда алар сораулар буларак түгел, ә булачак депутатка наказлар рәвешендә бирелделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: