Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тиздән каникуллар!

    Көзге каникуллар – дәресләрдән бераз ял итеп алу өчен менә дигән мөмкинлек. Гадәттә, яшүсмерләр каникулда үзләренә шөгыльне тиз таба. Ләкин, укучыларның кызыксынулары еш үзгәреп торганлыктан, элекке мавыгулары тиз арада ялыктырырга мөмкин. Шөңа күрә, каникулда буш вакытлары булуга, аларның яңа кызыксынулары барлыкка килә.

    Көзге каникулда нишләргә?

    Кайбер өлкәннәр, буш вакыты булуга, бала дәреслек тотып утырырга тиеш, дип уйлый. Өлгереше начар булган укучыларның ата-аналары бигрәк тә. Ә менә психологлар, каникулларның беренче көннәрендә бала ял итәргә тиеш, дигән фикердә. Чөнки өчлегә укучы бала да барыбер азмы-күпме тырыша. Аларга да ял кирәк.

    Бераз ял итеп алгач, каникул вакытына бирелгән дәресләргә керешергә була. Гадәттә, ял иткәннән соң аларны башкару җиңелрәк була. Каникул төгәлләнгәнче ял итеп алырга да вакыт кала.

     

    Каникулда тормышка ашырырга мөмкин булган кызыклы идеяләр:

    1. Бассейнда йөзү.
    2. Җырларга өйрәнү. Моның өчен, очсызлы булса да микрофон һәм интернетта җырларга өйрәтү буенча дәресләр карау да җитә.
    3. Вакытны гаилә белән уздыру. Өйдә түгел, ә башка кызыклы урында.
    4. Рәсем ясау. Бала әлеге шөгыль белән мавыгып китсә, ата-ана яхшы буяуларга акча жәлләмәстер, мөгаен.
    5. Мастер-классларда катнашу.
    6. Өстәл уеннары уйнау.
    7. Кул эшләре белән мавыгу.
    8. Шахмат уйнарга өйрәнү. Әлеге уен тактик фикер йөртүне үстерә һәм гамәлләрне планлаштырырга өйрәтә.
    9. Фотога төшерү.
    10.  Авылдагы туганнарга кунакка бару.
    11.  Йөгерү. Саф һава һәрвакыт файдага гына, көзен җылы киенү зарур.
    12.  Яшүсмергә сыйныфташлары белән кызык булса, алар белән мәктәп түгәрәкләренә яки секцияләренә йөрү.
    13. Пазллар җыю. Әлеге мавыктыргыч шөгыль берничә көнгә сузылырга мөмкин.

     

    Каникулның соңгы көннәрендә, берәр кая кунакка барып, җилләнеп кайту зарур, чөнки өйдән читтә булу бала өчен тулы кыйммәтле ялга тиң.

    Фото: /pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: