Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Әти-әнисен әбиләре алыштырган

    Бу тормышта иң кадерле кеше кем? Безнең һәрберебезнең моның турында уйлаганы бардыр. Күпләр, ул - әни, диячәгенә шикләнмим. Әйе, әни кеше иркәли дә, кирәк чагында шелтәли дә, файдалы киңәшләрен дә бирә һәм баласы хакына барысын да эшләргә тырыша. Әмма кайчагында тормыш ана ролен әби кешегә йөкли...

    Тормышта төрле хәлләр була. Кайбер балалар, ни кызганыч, әти-әнисез үсәләр. Әлбәттә, андый хәлнең мөмкин кадәр сирәгрәк булуын телисе килә. Бәхеткә, әти-әнисез калган балаларга аларның әниләрен, кайчагында әтиләрен алыштырырга әзер булган кешеләр табыла. Алар ятим калган сабыйларга көч һәм түземлекләрен, наз һәм кайгыртучанлыкларын кызганмыйлар. Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Ана көне алдыннан алар турында оныту гаделсезлек булыр иде.
    Баулы районында 34 бала тәрбиягә һәм 68 бала опекунлыкка алынган. Опекунлыкны еш кына балаларның әбиләре рәсмиләштерә. Бүген без укучыларыбызны шундый көчле шәхесләрнең берсе белән таныштырып үтәрбез.
    Гайшә Ханмурзина тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәреннән. 1970 елда ул Баулыга дус кызы янына кунакка килә һәм монда аның абыйсы Ришат белән таныша. Язмыш шулай кушкандыр, күрәсең, тиздән кыз бу йортка, Ханмурзиннар гаиләсенә килен булып төшә. Гайшә Гафуан кызы тормышында Баулы этабы әнә шулай башлана.
    Нефтьчеләр бистә-сендә ул чакларда эшкә урнашу өчен вариантлар аз була - сәүдәгә яисә төзелешкә барасың. Ул икенчесен сайлый, 31нче СМУга урнаша. Башта төрле эш башкаручы, аннан соң ташчы, соңрак кранчы һөнәрен үзләштереп, күпләрнең көченнән килмәгән шушы эшне лаеклы ялга чыкканчы башкара. Баулыда бик күп йортлар Гайшә апа катнашында төзелә. Бүген ул аларны зур горурлык хисе белән күздән кичерә, тынгысыз хезмәт көннәрен искә төшерә.
    - 27нче микрорайонда беренче - 19нчы санлы йортны төзегән чакта бервакыт краным йөге белән бергә читкә китә башлады, һәм, бәхетемә, йорт почмагына килеп терәлде, ә бит фаҗига килеп чыгуы да мөмкин иде. Ул вакытта мин үзем турында уйламадым, аста торган кешеләр таптала күрмәсен дип борчылдым, - дип искә ала Гайшә Гафуан кызы.
    Менә шулай, гаиләсен кайгыртып, еш кына үзе турында онытып, намус белән эшләп, киләчәккә планнар корып, Гайшә апа тыныч кына яши бирә. Ләкин тормыш син уйлаганча гел шома гына бармый шул. Язмыш аңа авыр сынаулар куя: башта ирен, аннан соң бердәнбер улы Таһирны, соңрак килене Гөлнараны югалта. Тулы ятим калган сөекле оныклары Ришат һәм
    Ринатны ул үзенә ала, опекунлык рәсмиләштерә. Тормыш сикәлтә-ләре аша алга барырга, оныкларны тәрбияләргә туры килә аңа.
    Өлкән оныгы бүгенге көндә 11нче, кечесе 8нче сыйныфта укый. Гайшә апа, алар башкалардан ким-хур булмасыннар өчен, бөтен тырышлыгын куя, киендерә, чиста-пөхтә йөртә. Иң мөһиме - әби һәм оныклары - бер-берсе өчен ышаныч һәм таяныч булып торалар.
    30 ел төзелештә эшләп, Гайшә Гафуан кызы 2001 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин бер генә көн дә ял итми. Хәзер дә Пенсия фонды идарәсендә вахтер булып эшли. Эштән соң өенә, оныклары янына ашыга, анда алар табын артына җыелып, әбилә-ре пешергән тәмле ризыклар белән тамак туйдырып, мәктәп хәлләре, киләчәккә планнары турында сөйләшәләр. Гайшә апа өйдә дә кул кушырып утырмый, буш минутларында оныклары өчен бәйләм бәйли.
    - Аңа хезмәт сөючәнлек, ихтыяр көче, ярдәмчеллек, максатчанлык, кыюлык кебек сыйфатлар хас, - диләр аның эш буенча коллегалары, туганнары һәм дуслары. Бу сыйфатлар Гайшә апага авырлыкларга бирешмәскә ярдәм итә. Ни дисәң дә, яраткан оныклары өчен яши бит ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: