Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Телләр төрле, теләкләр бер

    Баулы районында яшәүчеләрнең туган тел турында фикерләре

    2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында игълан итте. Без яшәгән Баулы районы да үзенең күпмилләтле булуы белән аерылып тора. Төрле халыкларның бер гаиләдәй дус, тату яшәве моның ачык мисалы. Һәр милләтнең теле үзенчә матур, үзенчә аһәңле. Кеше нинди генә милләттән булса да, иң кадерлесе –аның туган теле.

    Зөһрә Мингалимова:

    – Мин милләтем белән башкорт. Башкорт теле –ул дөньяга киң таралган телләрнең берсе булып тора. Башкортлар туган тел, туган җир өчен үзен бер кайчан да аямаган. Курай моңнары барлык җир шарына таныш. Башкорт халкының атаклы курайчылары Ишмулла Дилмөхәммәтов, Гата Сөләйманов, Йомабай Исәнбаев, Фәйзи Гаскәров барлык төр милләт халкына яхшы таныш. Башкорт теле дигән вакытта, мин телне генә күз алдына китерә алмыйм. Башкорт дию белән, безнең зәвыклы милли киемнәребез, милли аш-суларыбыз, җыр-моңнарыбыз күз алдына килеп баса. Халкым белән, телем белән мин горурланам!

     

    Зоя Дегтярева:

    – Мин Потап-Томбарлы авылында туганмын. Безнең авылда төп ике халык – удмурт һәм чувашлар яшәгән. Мин авылның чувашлар яшәгән ягында үстем. Минем әти-әниләр русча да, удмуртча да, чуваш телендә дә иркен аралашалар иде. Бүгенге көндә туган авылымда 11 милләт вәкиле яшәгәнен беләм. Удмурт һәм чуваш халкыннан башка әрмән, азербайҗан, татар, руслар һәм башкалар дус-тату яши. Кызганычка каршы, авылда яшәгән чувашларның теле башка телләр күләгәсендә кала бара. Нигездә барысы да рус теленә күчә. Шәхсән миңа үземнең туган телем, чуваш телем өчен, аның киләчәге өчен борчылам. Мәктәпләрдә чуваш телендә белем бирү, аның нигезләрен өйрәтү дә юк. Мин еш кына ни өчен ата-аналар балаларына үз туган телләрен өйрәтми икән, дип уйлыйм. Шәхсән үземнең гаиләгә килгәндә, минем ике балам. Хәзер зурлар инде алар. Икесе дә чвуаш телендә сөйләшә ала, өйдә аралашабыз.

     

    Эльмира Гәреева:

    – Туган тел, туган ил һәркем өчен газиз һәм кадерледер дип уйлыйм. Тел- ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел бетә икән, аның иясе булган кеше дә, милләте дә юкка чыга. Шуңа күрә туган телне мөмкин кадәр сакларга, аны үстерүгә омтылырга кирәк. Бу үз милләтенә тугъры булган һәр кешенең изге бурычы булып тора. Мин – татар. Әлеге телдә минем телем ачылды, матур әкиятләр тыңлап үстем, туган татар телендә җырлар тыңладым. Бүгенге көндә дә мин туган телемдә барган тапшырулар карыйм, радиодан саф татарча җырлар тыңлыйм, концертларга йөрергә яратам, мин шуның белән бәхетле. Мин китаплар укырга да яратам. Кулыма яхшы эчтәлекле китап килеп эләгә икән, мин аны танышларыма, туганнарыма тәкъдим итәм. Шул телдә безнең әби-бабаларыбыз аралашкан, әти-әниләребез сөйләшә. Туган телеңне белү, камил итеп саклап тоту, ярату – ул хәтта ата-анага булган хөрмәт, яратуга тиң дип уйлыйм.

     

    Марина Епишкина:

    – Рус теле – бик бай, катлаулы тел. Телне өйрәткән вакытта мәктәптә укыту программалары зур роль уйный. Балаларда телне өйрәнүдә, кабул итү, үзләштерүгә дә омтылыш булырга тиеш. Бүгенге көндә рус теле “чүпләнә” бара дияр идем. Бик күп алынма сүзләр барлыкка килде. Кызганычка каршы, алар рус теленә кереп, анда кала баралар. Игътибарны шул әйбергә юнәлтсеннәр иде. Яшьләргә нәрсә әйтәсем килә, күбрәк рус әдәбиятын укысыннар иде. Достоевскийны, Пушкинны... Хәзер укыйм дигән кешегә төрле алымнар бар. Кәгазь китапларны тотып укыйсы килмәгән кешегә, электрон, аудио китаплар бар. Хәтта интернет ярдәмендә танылган актерлар язмасында рус әдипләре әсәрләрен тыңларга мөмкинлек бар. Бүген күпмилләтле районда яшәвем белән горурланам мин. Төрле милләтле халыклар бер булып, матур итеп дус яшәүләре сөендерә. Безнең районда төрле милләтләрнең бәйрәмнәре дә бергәлектә үтә.

     

    Фәридә Зыярова:

    – 2021 елның Туган тел елы итеп игълан ителүе, әлбәттә, уңай күренеш. Туган телне саклау мәсьәләсе җитди игъбарны таләп итә. Туган телебез ул – ничә гасырлар буе тупланып килгән чиксез олы мирас. Йөзләрчә еллар дәвамында ата-бабаларыбыз шушы телдә сөйләшкән, иҗат иткән, тарихын барлаган. Туган телен белмәгән кеше, димәк, шушы олы байлыктан ваз кичә. Кирәксенмәү аркасындамы бу, баш катырасы килмәү аркасындамы... Төрле сәбәпләр табыла. Ә бит төптән карасаң, бу үзенә күрә бер хыянәт. Безнең мәдәни, рухи мирасыбыз телсез яши алмый.  Татар теле бай, моңлы. Аны белмәгән кеше татар халкының күңелен аңлый алмый. Замана шартларында телне саклау бик колачлы эшне таләп итә. Монда хакимиятнең, җәмәгатьчелекнең актив катнашуында гына уңышка ирешеп була, ягъни һәрберебезнең катнашында. Бүтәнчә юл юк. Ә бит һәркем үз өлешен кертә ала. Татарча сөйләшү өчен сүгелгән замана түгел, үз телеңнән кимсенгән чор да үте шикелле. Ике татар очрашканда, әйдәгез, үз туган телебездә сөйләшергә тырышыйк, кибетләрдә, урамда, башка җәмәгать урыннарында! Җитәкчеләребез дә халык алдында үз туган телләрендә чыгыш ясап, инстаграмм битләрендә татарча язып, телгә булган хөрмәтләрен күрсәтсә, яхшы булыр иде. Киләчәк буынны үзебезнең үрнәктә тәрбияләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: