Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Текәрәк” булырга теләдеңме? Көтүгә эләктең, димәк

    Балаңны наркотиклар дигән афәттән саклау өчен, аңа сабый вакытыннан ук бик тәмле кәнфит булып күренүче "кәкәй" әйбер турында әкият сөйләргә кирәк. Кечкенә вакытыннан ук булдырылган әхлакый иммунитет кына аны наркоманнар кичерүче фаҗигадән саклап кала ала. Рәсми мәгълүматлар буенча, Баулы районында әлеге вакытта шундый 46 кеше яши.

    Статистика чынбарлыкны чагылдырмый, наркоманнар саны асылда аннан күпкә артып китә, дигән фикер яшәп килә. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Ринат Гәрәйшин исә, бу зур шәһәрләрдә шулай, ә безнеке кебек кечкенәләрдә рәсми саннар чынбарлыкка якын килә, дип исәпли. Әлеге 46 кешенең күпчелеген 20дән 30 яшькә кадәрге ир-атлар тәшкил итә (42се). 46ның 6сы авылда яши. Бөтенесе дә гепатит белән авырый, берсе - ВИЧ-инфекцияле кеше. Ринат Мөхәтҗанович сүзләре буенча, аларның 30 процентка якыны даими рәвештә наркотиклар куллана. Ә наркотикларга бәйлелекләреннән "ычкына" алучыларны, уңай нәтиҗә тотрыклы булганда, биш елдан соң исәптән төшерәләр. Баулыда ел да 2-3 кеше исәптән алына, ләкин якынча шуның кадәр үк куела да. Башка статистика да бар - елына 1дән алып 4кә кадәр кеше наркотикларны чиктән тыш күп кулланудан үлә.

    Соңгы елларда, хәл тотрыкланды, наркоманнар саны нык арткан вакытлар артта калды, дигән сүзләрне ишетергә мөмкин. Мәктәп укучыларын рөхсәт ителмәгән препаратлар куллануга тикшерү дә наркоманнарны ачыкламый. Ләкин яшьләр белән ышанулы сөйләшү вакытында гел башка, хафага салучы картинаны күрәсең. Яшьләр лидеры дип атарга мөмкин булган бер танышым (аңлашылган сәбәпләр буенча, исемен язмыйм) барлык егетләрнең 30га якын проценты һәм кызларның 10 проценты челем катнашмаларын яки "үлән" тартып карауларын, шуларның яртысына якынында инде бу "җиңел" наркотикка бәйлелек барлыкка килүен әйтте.

    Билгеле булганча, наркотикларны "авыр" һәм "җиңел" (марихуана, «трава», «дурь», «ганж», «ганджубас») төргә бүлү бар. Ләкин соңгы елларда наркологлар болай аеруның дөрес булмавын раслыйлар. "Җиңел" дип атау аны зыянсыз яки бик аз зыянлы итеп күрсәтә. Ләкин "җиңел" наркотиклар булмый, бу - уйдырма. Алар да галлюцинацияләр китереп чыгарырга мөмкин, андый вакытта кеше кем булуын, кайда, нәрсә эшләвен аңламый башлый.

    "Җиңел" наркотиклар бәйлелек китереп чыгармый, кеше аны бик ансат кына ташлый ала дигән миф яшәп килә. Барлык наркоманнарның 80 проценты нәкъ менә шуларны куллана башлап, аннары "авырына" күчкәннәр дә инде.

    "Җиңел" наркотиклар организмга уколларга караганда кимрәк зыян сала, дип исәпләнелә. Ләкин даими рәвештә, мәсәлән, марихуана тарту "ми йомшаруга" китерә. Беренче чиратта, минең югары нерв эшчәнлеге өчен җавап бирүче бүлекләренә зыян килә. Алар даими зарарланса (мәсәлән, марихуана тартканда), кеше аңсыз хайванга әверелә.

    Кызганычка каршы, "җиңел" наркотикларны татып караган кайбер баулылылар аның бернинди зыяны да юк, алай гына да түгел, алар яхшы хисләр генә тудыралар, иҗатка ярдәм итәләр дигән фикердә.

    Минем танышымның әйтүе буенча, челем катнашмаларын һәм башкаларны сатып алу катлаулы түгел. Гадәттә бу интернет аша эшләнә, акча электрон формада күчерелә, ә аннан соң сатып алучыга "товарны" каян барып алырга икәнлеге турында мәгълүмат җибәрелә. Шулай итеп, наркодилерлар бик сак кына эш итәләр - сатып алучы белән сатучы очрашмый.

    Наркотиклар таралуның психологик, социаль сәбәпләре бар. Танышымның фикеренчә, төп сәбәп - наркотикларны бик нык пропагандалау, беренче чиратта, интернетта. Яшүсмерләр "текәрәк" булырга, башкалардан калышмаска тырышалар. Асылда бу - "көтүдә" булу теләге. Әмма алар әлегә моның читтән караганда никадәр мескен һәм фаҗигале күренүен аңламыйлар. Балага, аеруча яшүсмергә: "наркотиклар - начар әйбер, тимә, ярамый" гына дию - акылсызлык, чөнки тыелган әйбер үзенә тартып торачак. Иң кечкенә чагыннан ук, көтүдәге "сарыкка" әйләнергә кирәкмәвен, сине, мөмкин кадәр күбрәк акча алу өчен, иң хәйләле алымнар белән "үләнгә" яки "энәгә" бәйләргә тырышачак кешеләр барын аңлату зарур. Һәм аларга корбаннарын наркотикларга мөмкин кадәр ныграк бәйләү кирәк, тереләй таркала башлавың да, якыннарыңның һәм синең тормышыңның тәмугка әверелүе дә аларга барыбер. "Җиңел" наркотиклар кулланып, үскән, олылардан бәйсез булуыңны күрсәтергә тырышу да шундый ук ахмаклык һәм үз-үзеңне алдау! Кулыңа наркотиклар алган мизгелдән син үз бәйсезлегеңне югалта башлыйсың.

    Иң мөһиме шул: әгәр яшь кешедә әхлакый иммунитет булдырылса, ялгызлык хисе аркасында шулкадәрле авыр бу чынбарлыктан качу теләге тумаса, наркотиклар кулланучылар да азрак булыр иде.

    Күптән түгел Бөгелмә студентлары «228 - костёр бросим!» акциясен уздырдылар. Алар 228 санын фаш итүче кәгазьләр тараттылар. Эш шунда ки, соңгы вакытларда яшьләр арасында 228 саны язылган кием кию модага керде. Аларның күпчелеге бу саннарның РФ Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсен («Наркотикларны яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, күчерү, ясау, эшкәртү») аңлатканын белми. Әлеге җинаятьләрне кылган өчен 3 елдан алып 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 500 мең сум күләмендә штраф салу каралган. Шуңа күрә, 228 санлы башлык кигән һәм моны "текәлек" билгесе дип санаган мәктәп баласы, чынлыкта, көлкеле күренә, өстәвенә наркодилерлар игътибарын үзенә җәлеп итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: