Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү территориаль ярдәмче системалары идарә органнары һәм көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимы кертү турында

    Азык-төлек ягыннан иминлеккә хәвефле табигать күренешләре (коры җил, туфрактагы корылык, коры һава) нәтиҗәсендә туган куркынычны бетерү максатларында, «Халыкны һәм территорияләрне табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль закон, «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә:

     1. Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апае, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү территориаль ярдәмче системалары идарә органнары һәм көчләре өчен, махсус боерык чыкканга кадәр, 2018 елның 3 августыннан гадәттән тыш хәл режимы кертергә һәм төбәк (муниципальара) дәрәҗәсендә чаралар күрелергә тиешлеген билгеләргә.
     2. Әлеге боерыкның 1 пунктында күрсәтелгән Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыкларына түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:
    гадәттән тыш хәл режимы кертелү турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка мәгълүмат җиткерүне тәэмин итәргә;
    гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләр һәм хәвефле табигать күренешләренең тискәре нәтиҗәләрен юкка чыгару һәм аварияләрдән соң торгызу эшләре алып бару буенча чаралар уздыруга җәлеп ителүче көчләрнең эш төркемнәре составын билгеләргә;
    биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлтелгән чаралар эшләргә.
     3. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар эшләргә.

    4. Әлеге боерыкның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына йөкләргә.

    А.В. Песошин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: