Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстан премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев Баулы китапханәсендә булды

    Эшлекле сәфәрләр дәвам итә. Бүген Баулыга Татарстан премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев килде. Ул төзелеш бара торган яки капиталь ремонт узган социаль объектларда булды.

    Республика премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев эш сәфәре барышында шәһәр китапханәсендә булды. Узган ел, муниципалитетның өстәмә керемнәре хисабына ясалган масштаблы капиталь ремонттан соң, китапханә 1нче мәктәптә ишекләрен ачты. Китапханә фондында 30 меңгә якын китап бар.

    Васыйл Шәйхразиев бина белән танышып чыкты. Аннары китапханә каршында эшләп килүче “Здравушка” клубы вәкилләре белән аралашты.

    2015 елда республика программасы буенча төзелгән “Колокольчик балалар бакчасында да булды. Түбән Баулыда урнашкан балалар бакчасына бүгенге көндә 220 бала йөри, 60 кеше балалар тәрбияләүдә хезмәт куя. Васыйл Шәйхразиев, бик кызыксынып, балалар бакчасы территориясен карап чыкты. Аннары кунаклар бина эченә үтте.

    Аннары Васыйл Шәйхразиев, Салих Сәйдәшев урамында “Безнең ишегалды” республика программасы буенча төзекләндерелгән 21нче йорт ишегалдында булып, халык белән аралашты.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: