Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Кандызында балалар мастер-класска җыелды

Кулы эш белгән кеше хуҗалыкта көнкүреш кирәк-яракларын санаулы минутларда үзе дә ясап куя ала. Балта, пычкы эшләренә кечкенәдән үк балаларны өйрәтеп калдыру да өлкәннәр бурычы. Шул максаттан Татар Кандызы авылы мәдәният хезмәткәрләре “Үз кулым белән” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.

Мастер-класс вакытында мәдәният йортының куючы рәссамы Динар Хөсәенов балаларга пычкы, балта кебек агач кисү кораллары турында, куркынычсызлык кагыйдәләренә нигезләнеп аңлатты һәм күрсәтте.

– Минем өчен бу бик кызык булды. Мин үзем дә хуҗалыкта өлкәннәргә булышырга яратам, – дип үз хисләре белән уртаклашты урта сыйныфлар укучысы Нияз Закиров. – Мондый утыргычларны ишек алдына да, мунчага да куярга була.

Мастер-класска килгән һәр бала өлкәннәр күзәтүендә кайсы утыргыч өчен такталарны тигезләп үлчәде, агач кисте, икенчеләре кадак кагып карадылар. Ачык һавада үткән вакыт файдалы да, кызыклы да булды.

 

Фото: Татар Кандызы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев