Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Таш түшиләр, асфальт җәяләр

    Җәй – төзекләндерү вакы¬ты, шуңа күрә юл хезмәткәр¬ләре елның әлеге фасылын нәтиҗәле файдаланып калыр¬га тырыша. Мәсәлән, Кызылъяр авыл җирлегенең Уба авылын¬да “Торак пунктларда юл-урам челтәрен ремонтлау” програм¬масы буенча Үзәк урамның 600 метр өлешенә (клуб бинасын¬нан башлап) вак таш-ком кат¬нашмасы җәйгәннәр.

    Әлеге эшләргә Татарстан бюдже­тыннан ике миллион сумнан артык акча бүленгән. Уба халкы киләчәктә юлларны тагын да яхшырак итеп са­луларын тели. Алар авылның баш­ка урамнары юллары да ремонтла­ныр, дип өметләнә.

    – Юл салдылар, рәхмәт, – ди авылда яшәүче Галия Шакирова. – Яшьләр һәм Совет урамнарында да юлларны ясасыннар иде.

    Кызылъяр авылында да юллар­ны ремонтлау эше бара. Алар му­ниципаль юл фонды акчаларына төзекләндерелә. Совет урамында­гы юлга асфальт җәюгә 10 миллион сумнан артык акча бүленгән.

    – Әлеге урамда яшәүчеләр бик сөенде, чыгып, рәхмәт әйтүчеләр булды, – ди Кызылъяр авыл җир­леге башлыгы Эльвира Сафина. – Авылыбызның күп кенә юлла­ры программага кертелде, ел саен аларны акрынлап норматив хәлгә китерергә тырышабыз.

    Быел шулай ук Кырымсарай авылындагы бер урамда һәм Ба­улының Беренче май урамында юл участогына да асфальт җәел­гән. Васькино-Туйралы авылында – Нижний урамындагы юлга, Удмурт Ташлысында – Ленин, Баулыда Са­довый һәм Подгорный урамнарын­дагы юлга вак таш-ком катнашмасы җәйгәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: