Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Таксиларны һәм маршруткаларны тикшерәләр

    10-21 сентябрь көннәрендә Баулы районында "Маршрутка" профилактик операциясе уза.

    Операцияне Баулы ДАИ бүлеге белән бергә миграция хезмәте үткәрә. Аның максаты - халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтүче оешмалар тарафыннан чит ил хезмәткәрләрен законсыз җәлеп итүне һәм мигрантларның (һәм гражданлыксыз затларның) маршрут таксиларында законсыз эшчәнлеген булдырмау.
    Миграция хезмәте мәгълүматлары буенча, операция барышында автотукталышлар, җәмәгать транспорты тукталышлары тикшереләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: