Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Сәнгать фонтаны

    Шәһәребез музеенда Һиндстанда туып-үскән философ, музыкант, спортчы һәм рәссам Шри Чинмой Кумар Гхошның уникаль күргәзмәсе ачылды. Ул беренче тапкыр 43 яшендә кулына пумала алган һәм үзенең "Джарна-Кала" шәхси стилен булдырган. Бенгаль теленнән ул "сәнгать фонтаны" дип тәрҗемә ителә.

    Нәрсә ул бәхет? Бу төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Кемдер бәхет ул - сәламәтлек дисә, кемдер аны байлыкта күрә, берәү яраткан кешесе аңа мәхәббәт белән җавап бирсә үзен бик бәхетле хис итә. Кешеләр вакытны куалап, һәрвакыт каядыр ашыгалар, гомернең ничек узуын да сизмиләр. Ә яшәү, уйлап баксаң, үзе бәхет бит ул. Шуңа күрә тормышны бөтен тулылыгы белән тоярга, эчке дөньяңны ача, камилләшүгә ирешә белергә кирәк. Шри Чинмай үз тормышын нәкъ менә шуңа багышлаган. Ул бәхетле була белгән һәм башкаларны да шуңа өйрәткән. Дөнья буйлап йөреп лекцияләр укыган, бик күп кешеләр, шул исәптән күренекле шәхесләр - Тереза Ана, принцесса Диана, хәтта Михаил Горбачев белән дә очрашкан.
    - Мин мәхәббәт, тынычлык һәм игелеклелек орлыклары чәчәм, кайберәүләрдә алар икенче көнне үк, кайсыларына бер елдан соң, берәүләрдә бераз соңрак шытымнар бирер.
    Шри Чинмой графикасында үзәк урынны 18 миллионлап рәсемдә кабатланган кошлар образы алып тора. Рәссам сүзләре буенча, һавада канат кагучы кош безнең җаннарыбызны хәтер-ләтә.
    Аның дәвамчылары хәзер дә күргәзмәләр оештыралар. Шуларның берсе Баулыда ачылды. Күргәзмәнең кураторы Джвалита Шәрипова сәнгать сөючеләрне Шри Чинмойның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.
    Рәссамның беренче карашка гади булып тоелган картиналарыннан гармония бөркелеп тора. Аның эшләре бик күп илләрдә таныган һәм 34 ел дәвамында дөнья галереяларында урын ала.
    Шри Чинмойның иҗаты күпкырлы. Ул - композитор һәм башкаручы, киң карашлы язучы һәм шагыйрь, философ булган. Моннан тыш, ул яшүсмер чагыннан ук спорт белән шөгыльләнгән һәм традицион булмаган ысул белән авыр әйберләр күтәрүдә олы казанышларга ирешкән. Гомере буена тәүлегенә бары тик икешәр сәгать кенә йоклаган. 170 төрдәге уен коралында уйный белгән, 18 мең җыр иҗат иткән. Картиналарын төрле зурлыктагы һәм формадагы пумалалар, губка кулланып акрил буяулар белән ясаган, буяуны кәгазьгә хәтта бармак очлары белән дә төшергән.
    Күргәзмә 16 февральгә кадәр эшләячәк, анда керү ирекле. Эчке гармониягә ирешергә теләүчеләр биредә йога һәм көнчыгыш философиясе буенча китаплар ала алалар. Күргәзмә рәссам иҗатының техникасына багышланган видеоязма белән үрелеп бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: