Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Сәмигуллиннарның гаилә фермасы

    Татар Кандызында яшәүче гаилә узган елда үзләренең 30 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән фермаларын эшләтеп җибәрделәр.

    Хезмәт сөючән әлеге гаилә турында без газетабызда язган идек инде. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлек асрау белән алар 2008 елдан, "ЛПХ үсеше" ташламалы кредиты ярдәмендә шөгыльләнә башлаганнар иде. Үзмәшгульлек программасы да аларга терлекләр санын арттыруда зур ярдәм булган. Ә үткән елда, җирлек башлыгы Мәхмүт Насыйбуллинның үгетләвен игътибарга алып, гаилә фермасы төзү программасында катнашырга тәвәкәлләгәннәр.
    - Элек, авылдагы бер фермерлык хуҗалыгында терлекче булып эшләгән вакытта, төшке ашка кайткач, күзем ирексездән өй каршындагы буш торучы ярымҗимерек иске котельный бинасына төшә иде. Шул вакытларда аңа карап, их, шуны ремонтлап, үз фермаңны ачып җибәрсәң иде, дип хыяллана идем. Уйлаган уйлар материальләшә диләр бит. Узган елны без әлеге бинаны 120 мең сумга сатып алдык, - дип сөйләде гаилә башлыгы Алмаз Шәүкәтович.
    Әлеге ташландык бинаны реконструкцияләү өчен, гаиләгә банктан 1 млн. сум кредит алырга туры килгән. Түбә ябу, бина эчен мал асрарлык хәлгә китерү, ут кертү, утар төзү, җир межалау эшләре шактый зур чыгымнар таләп иткән. Суны 400 метрдан артык ераклыктагы арадан сузганнар.
    Бүгенге көндә Сәмигуллиннарның фермасында 25 баш терлек бар, шул исәптән 4 баш сыер. 2012 ел башыннан алар 18 түшкә ит сатканнар инде. Ә 2011 елда сатуга 15,7 тонна ит чыгарганнар.
    - Әлегә сатудан кергән акча кредитларны түләүгә, яшь терлек сатып алуга кереп китеп бара. Ай саен 17 мең сумнан артык акча фураж сатып алуга тотыла. Ике кешене эш урыны белән тәэмин итәбез бит, аларга хезмәт хакы да түләргә кирәк. Барлык түләүләрне кушып исәпләгән идем, чыгымнарыбыз айга 75 мең сум чамасы чыга, - ди, Илсөяр Илтөзәровна.
    Өйләренең тәрәзәсеннән күренеп торучы басуда Сәмигуллиннарның 21 гектарлы пай җирләре бар. Аны печән үстерү өчен файдаланалар. Узган елда әзерләгән печән запаслары тагын бер кыш чыгарга җитәрлек, ди әле.
    Балалар үсеп җиткәнче кредитларны түләп бетереп, ныклап аякка басарга, дигән максатны куеп эшли һәм яши бүгенге көндә Сәмигуллиннар гаиләсе. Дәүләтнең чыгымнарның бер өлешен каплауны үз өстенә алуы аларга эшләргә дәрт бирә. Гыйнвар аенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әлеге гаилә счётына 125 мең сум акча күчергән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: