Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулыда инвалидлар көнен билгеләделәр

    Бүген Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында инвалидлар көненә багышланган концерт үтте.

    Бәйрәм чарасына килүчеләр күп иде. Инвалидлар һәм сукырлар җәмгыяте рәисләре, Баулы районы башкарма комитетыннан Илдар Сәйфиев чараны башлап, барлык инвалидларны да бәйрәм белән котладылар. Алып баручы Петр Зотагин концерт номерларын гына билгеләп калмыйча, такмаклар әйтте, кызыклы мәзәкләр сөйләде. Сәламәтлекләре чикле активистлар да читтә калмадылар - җырладылар, биеделәр, барысының да күңелен күтәрделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: