Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Шәмәйнең тарихы бай, киләчәге дә бар

    Озак елларга сузылган тынлыктан соң, быел кечкенә авыл үзенең бәйрәмен зурлап билгеләп үтте.

    Авыл бәйрәмнәре кешеләрне берләштерә. Шәмәйдә шундый бәйрәм үткәрү тәкъдиме кергәч, анда яшәүчеләр дә алдан ук хәзерлек эшләренә керештеләр. Һәрбер йортта "таба исе" чыкты. Иртәгә бәйрәм дигән көнне авыл балалары, милли сөлгеләр бәйләнгән кәрзиннәр тотып, өй борынча йөреп, уртак казанда пылау пешерү өчен, ярма җыйдылар. "Берлек" җәмгыяте ит бирде. Ә кичен яшүсмерләр һәм берничә гаилә чыгып бәйрәм үтәсе территорияне чистарттылар, бер уңайдан шактый гына мәйданда авылны басып баручы "әрсез" чаганнар да киселде.
    Бәйрәм буласы көнне иртүк авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллина җитәкчелегендә Татар Томбарлы авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре килеп сәхнә кора башладылар, авылга музыка таралды. Шәмәйлеләр дә, эшчән кырмыскалар сыман, бәйрәм буласы урынга өстәл-урындык-лар ташый башлады. Эскәтерләр җәеп, уңган хуҗабикәләр әзерләгән ризыкларны тезеп табын коргач, авыл балалары куллары белән ясалган плакатлар, флагчыклар һәм шарлар белән бизәгәч, көз кулы кагылудан алтын төскә кергән агачлар белән уралган мәйданчык тагын да матур төсмерләр алды.
    Авылга бу кадәр күп кунакның кайчан җыелганын шәмәйлеләр инде хәтерләмиләр дә. Биредә туып-үсеп, хәзер читтә яшәүчеләр дә, күрше Татар Томбарлы һәм Исергәп авылларыннан да килгәннәр. Күптән очрашмаган авылдашларның күрешүен, кочаклашуын, ә кайберләренең дулкынланудан бәреп чыккан күз яшьләрен сөртүләрен берьюлы шулкадәр кеше күрергә күнекмәгән авыл балалары гаҗәпләнеп күзәттеләр.
    Күршеләр булып яшәүче Илмира Минһаҗева һәм Раушания Фәершина учак янында мәш килделәр, соңрак алар пешергән пылауны һәркем "телне йотарлык тәмле" дип ашады. Өлкән яшьтәге аш-су осталары Наилә апа Гарифуллина белән Рәмзия апа Гыймаева бергәләп күп итеп пешергән бавырсак һәм икмәк тә табын күрке булды. Озын сүзнең кыскасы, өстәлгә карагач, авыл хуҗабикәләре әзерләгән ризык төрлелегеннән күзләр камашырлык иде.
    Бәйрәм авылдагы иң өлкән кешенең - исән калган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхевәли ага Шакировның 90 яшьлек юбилее белән туры килде. Авылдашлары аңа ихлас тәбрикләү сүзләрен әйттеләр, аңа багышлап җыр да җырланды, ә бәйрәмдә катнашкан "Берлек" җәмгыяте директоры Зөфәр Җәләев ветеранга бүләк тапшырды.
    Авыл тарихы һәм аннан чыккан кешеләр турында ветеран-укытучы Наҗия Гыймаева сөйләп узды. Күпләр өчен беренче укытучы булган Наҗия апага, барлык укучылары исеменнән рәхмәт әйтеп, авылда төпләнеп калган укучысы Хәлил Лотфуллин чәчәкләр тапшырды. Шуны да әйтергә кирәк, бу көнне бәйрәмгә заманында Шәмәй мәктәбендә белем алган һәм бүгенгәчә бу авыл турында күңелләрендә якты хатирәләр саклаучы күрше Миңнегол авылы кешеләре дә килгән иде.
    Мәдәният хезмәткәрләре концерт программасын бик бай эчтәлекле итеп әзерләгәннәр иде, алар шулай ук бәйрәмдә катнашучыларга да үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. Бу көнне күпләр Шәмәйдә бик күп талантлы кешеләр булуын ачыкладылар. Төп авыл кешеләре бигрәк тә актив булдылар, бер-бер артлы микрофон алып авылдашларына моңлы җырларын бүләк иттеләр. Авыл өстендә хәтта Латыйн Америкасы көйләре дә яңгырады: авыл ветераннары арасында иң актив кешеләрнең берсе булган Әнисә апа Нәҗмиеваның оныгы Илдар һәм килене Ландыш асфальт юл өстендә дәртле джайв биюен башкарып бәйрәмгә килүчеләрне шаккатырдылар.
    Үзенең самавырын күтәреп Томбарлыдан килгән ветеран-педагог Хәтимә Сәмигуллина да үзенә сүз бирүләрен сорады. Аны алдагы көнне генә район газетасында басылган, Шәмәй малаеның яралы торнаны коткаруы турында мәкалә тетрәндергән икән. Хәтимә ханым мәкалә герое Алёшага рәхмәт әйтеп бүләк тапшырды һәм район газетасын һәрвакыт бик яратып укуы турында сөйләде, башка авылдашларны да аңа язылырга өндәде. Кайбер шәмәйлеләр дә, газетага язылмаган булсам, күршеләрем сараенда торна яшәвен белми каласым икән, диештеләр.
    Яңгыр туктаса, бәйрәм караңгы төшмичә тәмамланмас иде. Таралышканда авылдашлар аны киләсе елда җәен үткәрергә килештеләр. Ләкин бәйрәм итәр алдыннан иң элек өмә ясап зиратны, авыл урамнарын тәртипкә китерергә сүз куештылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: