Шигъри халәттә яши
15 сентябрь көнне якташыбыз, журналист, шагыйрә Асия Юнысова юбилеен билгеләп үтте.
Кызылъяр авылында туып-үскән Асия Юнысованы шигырь шаукымы Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда бөтереп ала, һәм ул җанындагы шул шигъри халәтне беркайчан да югалтмый.
Аның төп хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында эшләп алганнан соң, 1974-1989 елларда «Татарстан коммунисты» журналында тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта журналистик язмалары, очерклары, ә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә.
1989 елдан «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенең тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли, 1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.
А.Юнысова - берничә китап авторы. Аның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган. 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» һәм 2007 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән шигырь җыентыклары шагыйрәнең лирик шигырьләрен үз эченә ала.
Асия Юнысованың шигырьләрен укыганда шагыйрәнең барлык вакыйгаларны да йөрәге аша уздырганы күренә. Һәм ул вакыйгалар шигъри юлларга әверелә бара. Асия Юнысова - авылда туып-үскән кыз. Шуңа күрә дә күңеленә авыл табигате иңдергән хис-тойгылар аның шигырьләренә нәфислек өсти, аларны үтемле һәм ягымлы итә.
Асия Юнысова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм-2002», Әлмәт язучылар берләшмәсенең С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе. 1998 елдан ул - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Якташыбызның юбилее уңаеннан Баулы шәһәре үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 3нче мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашында "Мин бәхетле бүген" дип исемләнгән шигърият кичәсе узды. Кичәдә катнашучылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның китаплары белән таныштылар, шигырьләрен, җырларын тыңладылар. Кичәнең азагында китапханәчеләр шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина үткәрделәр. Викторинада актив катнашкан укучыларга шагыйрәнең китапларын бүләк иттеләр.
Гөлия Шәмсетдинова,
үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.31800
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.31700
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.29700
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.29700
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.51500
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!51600
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле45800
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.35900
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.36900
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.34900
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.34100
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.36100
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
13 август 2022 - 08:00Район газетасына язылырга әле дә соң түгелХөрмәтле укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” газетасына язылырга оныткан булсагыз, абунәне хәзер рәсмиләштерә аласыз.34000
-
9 август 2022 - 17:12Яңа Шалты авылында “Урак” бәйрәменә җыелдылар Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карадылар, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. “Урак өсте” дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.69800
-
8 август 2022 - 20:00Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.65100
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.60800
-
9 август 2022 - 12:17Сыер саву – ир-ат эшеме? Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләргә хыялланучылар бар дисәм, күпләр ышанмас та мөгаен. Баулы районының “Исмәгыйлов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Радик Талипов нәкъ менә шундыйлардан. Ул утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшли, шуның яртысын ул сыер савучы һөнәрендә үткән.60001
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.58200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика