Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Сергей бабай картлыкка бирешми

    Вакыт, агым су кебек, ага да ага. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары саны көннән көн азая бара. Соңгы елларда без аларның һәрберсе белән очрашып, газета битләрендә авыр язмышлары турында язарга тырышабыз, чөнки ветераннарыбыз - безнең илебезнең җанлы тарихы. Бу турыда бүгенге яшь буын онытмаска тиеш.

    Очрашу вакытын билгеләү өчен, сугыш ветераны Сергей Михайлович Кандауровка шалтыраткач, тормыш иптәше аның сарайга тавык-лар ашатырга чыгуы турында әйтеп, соңрак шалтыратырга кушты. Сөенеп куйдым, тавыклар да асрагач, димәк, исән-сау, картлыкка бирешмәскә тырыша әле. Аның белән очрашкач исә, моның чыннан да шулай булуына инандым. Өлкән яшьтә булуына карамастан, күрер күзгә ул - урта яшьләрдәге, тәбәнәк кенә буйлы ир-ат, ә иң мөһиме - кызыклы әңгәмәдәш. Тормышы турында сөйләгәндә, ул мине үзенең хәтере, аек акылы белән шаккатырды. Барлык командирларның, кайчандыр очрашкан кешеләрнең исем-фамилияләрен, аларның характер үзенчәлекләрен, хәтта алар белән күрешкән көннәрне дә исендә тота Сергей Михайлович. Әйтерсең лә кичә генә алар белән күрешкән. Минем өчен иң кызыгы шул булды: сөйләшә торгач, мин аның армиядә бабамның абыйсы белән бергә хезмәт итүен белдем. Ул аны бик төгәл тасвирлап, аңа бәйле кызыклы хәлләр дә сөйләде.

    - Каян барысын да исегездә калдыра алгансыз? Күз генә тимәсен, - дип, соклануымны белдердем мин. Җавап итеп, Сергей Михайлович оялып кына елмаеп куйды. Хатыны Анна Ивановна исә: - И, аның хәтере хәзер начарланды инде, элек ул Баулыда бөтен кешене исемләп белә иде. Миннән 10 яшькә олырак булса да, күңеле белән яшь әле ул, - дип өстәде.

    Сөйләшә торгач, Сергей Михайловичның тагын бер характер үзәнчәлеге ачылды. Ул оптимист, тормыш сөючән кеше булып чыкты. Язмыш ничек кенә сынамасын, ул һич тә боекмый. Ни турында сөйләсә дә, кемне генә искә төшерсә дә бары тик яхшы якларын гына телгә ала. Тормыш юлында очраган кешеләр турында исә ниндидер соклану, ихтирам хисе белән сөйли.

    Сергей Кандауров Баулы районының Огородниково авылында туып-үскән (хәзер ул авыл юк инде, территория Бөгелмә районына керә). Гаиләдә беренче бала, өч сеңлесенә, әнисенә таяныч була. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, тагы бер ел Ключёвка авылында укый. 1943 елның ноябрендә, 18 яше тулганнан соң, Совет Армиясе сафларына алына.

    - Без авылдан дүрт егет киттек. Хәзер дә исемдә әле, чакыру пунктына килгәч, табиб миңа карап: "Мондый кечкенәләрне кая җибәрәсең инде?" - дип әйтте, ә майор Хөсәенов исә аны: "Минем 120 кеше җыясым бар, җибәрер урын табарбыз," - дип бүлдерде. Шулай итеп, ябык кына, кечкенә буйлы Сергей Ватаныбызны сакларга киткән. Ә күпме шундый ук егетләр яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган! Бу турыда уйлавы да авыр.

    - Сугыш - коточкыч күренеш, аны беркемгә дә күрергә язмасың, - ди Сергей Кандауров. - Бөгелмәдәге җыелу пунктына килгәч, без, булачак солдатлар, умарта кортлары сыман күп идек. Барыбызны да казармаларга урнаштырдылар. Төннәрен чыгаралар да тезелешеп басабыз, эшелон белән көнбатышка җибәрәләр. Без иң азакта киттек.

    - Кая җибәрәсез? - дип сорыйбыз.

    - Японнар янына, үстерергә, - дип шаярттылар командирлар.

    Сергей Кандауров Япониягә каршы сугышта һава һөҗүменә каршы оборонаның зенит артиллериясе полкында рядовой элемтәче булып катнаша.

    - Японнар кечкенә буйлы, тыгыз тәнле, ләкин үзләре елгыр, тауга бик тиз йөгереп менәләр, артларыннан җитешеп тә булмый иде, - дип сөйли Сергей Михайлович.

    Армиядә хезмәт иткән вакытта Сергей Кандауров 9 ай кече командирлар мәктәбендә укый. Аны тәмамлаганнан соң, яшерен курьерның шәхси сакчысы, аннан соң рота писере булып хезмәт итә. Җиде ел хезмәт иткәннән соң, командиры аны срогы чикләнмәгән хәрби хезмәткә калырга үгетли, ләкин Сергей туган ягына кайтырга ниятләвен әйтә. Кайту белән паспорт ала да икенче промыселга оператор булып эшкә урнаша. Аннан соң шофёр курсларын тәмамлый һәм технологик транспорт идарәсендә 22 ел хезмәт итә. Лаеклы ялга чыкканнан соң, тагы өч ел УТТда эшли. Ә аннан соң 80 яшькә кадәр каравылчы булып хезмәт итә. Сергей Кандауровның тулаем хезмәт стажы 52 ел. Ул "Японияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Сергей Михайлович үзенең тормыш иптәше белән бергә ике бүлмәле фатирда яши. Якында гына сарайлары бар, анда тавык асрыйлар. Йортлары янында кечкенә генә бакчалары урнашкан. Сергей Михайлович белән саубуллашканда, без тагын биш ел үткәч очрашырга сүз куештык. Сәламәтлеге генә какшамасын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: