Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Россиядә ихтыяҗ зур булган белгечлекләр аталды

    Дөньяда ихтыяҗ зур булган IT-белгечләр булып аналитиклар тора.

    Медиклар, педагоглар һәм IT-белгечләр — Россиядә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр рәтендә. Бу хакта РФ Мәгариф һәм югары белем министрлыгы җитәкчесе Валерий Фальковка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

    Мәгариф һәм югары белем министры мәгълүматларына караганда, IT-өлкәдә мәгълүмат аналитикларына ихтыяҗ аеруча зур. Өстәвенә, бу белгечлек эш бирүчеләрдә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда популяр.

    Шулай ук инженер белгечлекләрен тәмамлаучылар да тиз арада эш таба ала.

    «Белгәнебезчә, өченче-дүртенче курстан башлап эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, студентлар бик актив эшкә урнаша», — диде Валерий Фальков.

    Медиклар, педагоглар һәм IT-белгечләр – Россиядә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр рәтендә. Бу хакта РФ Мәгариф һәм югары белем министрлыгы җитәкчесе Валерий Фальковка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

    Мәгариф һәм югары белем министры мәгълүматларына караганда, IT-өлкәдә мәгълүмат аналитикларына ихтыяҗ аеруча зур. Өстәвенә, бу белгечлек эш бирүчеләрдә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда популяр.

    Шулай ук инженер белгечлекләрен тәмамлаучылар да тиз арада эш таба ала.

    «Белгәнебезчә, өченче-дүртенче курстан башлап эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, студентлар бик актив эшкә урнаша», – диде Валерий Фальков.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/30-06-2020/rossiyad-ihtyya-zur-bulgan-belgechlekl-r-ataldy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: