Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Районка хезмәттәшлек өчен ачык

    Редакция газета укучылар белән төрле форматтагы очрашуларны даими оештыра. Күптән түгел район педагоглары белән дә шундый очрашу булып узды.

    Җәмгыятьтә укытучы һәр заманнарда грамоталы, күп укучы кеше буларак кабул ителде. Шуңа күрә район газетасы педагогларны потенциаль укучылары итеп күрә. Шуңа да яшь укытучылардан район газетасын укымаулары һәм аңа язылмаячаклары турында ишетү чын мәгънәсендә борчуга сала. Очрашу барышында район газетасының баш мөхәррире Азат Зиннуров редакция эшчәнлеге турында сөйләде, теләк-тәкъдимнәрне тыңлады, аудитория сорауларына җавап бирде.
    Хәзерге вакытта мәгълүмат-коммуникация технологияләрен үстерү эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә өстенлекле юнәлеш булып санала. Ел дәвамында интернетта шактый ук уңышлы эшләп килгән иске сайттан тыш, редакциянең яңа сайты барлыкка килде - күптән түгел "Татмедиа" ААҖ үзенең бөтен филиаллары өчен яңа, тагын да заманчарак сайтлар булдырды. Шуңа күрә хәзер газетаның заманча электрон версиясе дә бар.
    Бүгенге көндә район газетасы атнага ике тапкыр ике телдә чыга. Район халкының күпчелеген татарлар тәшкил итсә дә, кызганычка каршы, татар телендәге тираж рус телендәгегә караганда өч тапкыр кимрәк.
    Газетаның даими рубрикалары - "Каршы элемтә", "Кеше һәм канун", "ТКХ", "Спорт", "Сәламәтлек", "Мәгариф", "Үзидарә", "Авыл хуҗалыгы". Эшләүче кешеләр үз хәбәрләрен эш көненнән соң автоответчикта калдыра алалар. Алар барысы да теркәлә, редакция аларга компетентлы кешеләрдән комментарийлар ала һәм газетада бастыра.
    Прокуратура һәм редакция арасында килешү төзелгән, аның нигезендә язмалар әзерләнә. Коррупциягә каршы көрәш кысаларында вазифаи җинаятьләр турындагы барлык материаллар да бастырылырга тиеш.

    2012 елның беренче яртыеллыгына "Хезмәткә дан" газетасына язылырга онытмагыз! Язылу бәясе - 279 сум 30 тиен. Абунә барлык почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә кабул ителә. Абунәне өйдә рәсмиләштерергә теләсәгез, хат ташучыны чакырыгыз. Моның өчен 5-65-45 (бүлек начальнигын сорарга) яисә 5-65-43 (абунә бүлеге) телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

    Без өстенлек биргән темалар да бар. Болар, нигездә, президент һәм хөкүмәт контролендәге "Бәләкәч" программасын тормышка ашыру, капремонт, ветераннар өчен торак төзелеше, коррупциягә каршы көрәш һәм башкалар.
    Укытучыларның "Тәрбия темасына багышланган мәкаләләребезне газетада бушлай бастыру мөмкинлеге бармы?" дигән соравына А.Зиннуров болай дип җавап бирде:
    - Район газетасында материалларның абсолют күпчелеге бушлай бастырыла. Ләкин без һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш дип саныйбыз. Ә мәкаләләрне журналистлар язарга тиеш. Педагоглар өчен тәҗрибә уртаклашу максатындагы башка махсус басмалар бар. Ләкин бу әле без мәктәп һәм укытучылар турында язмаячакбыз дигән сүз түгел. Редакция эшендә барысы аерымачык билгеләнгән. Материаллар бастыруның гомуми кагыйдәләре бар. Рәхмәт һәм котлау-
    ларны үз эченә алган мәкаләләр бары тик коммерция нигезендә генә бастырыла. Һәрбер язма ниндидер мәгълүмати сәбәпкә нигезләнергә тиеш. Редакциянең эш планында аеруча әһәмиятле даталар һәм бәйрәмнәр чагылыш тапкан. Юбилярлар турында мәкаләләр дә бары тик түләүле шартларда гына бастырыла. Мәсәлән, бәйрәм табыны әзерләү өчен байтак акча таләп ителә бит. Ә газетада мәкалә бастырып, сез лаеклы кеше турында бөтен район беләчәгенә исәп тота аласыз. Ә моның бәясе зуррак.
    Хезмәттәшлек өчен редакция ишекләре һәрчак ачык. Әгәр дә сез үзегез-нең учреждениегездә ниндидер кызыклы вакыйга булган дип санасагыз, бу хакта безгә языгыз яисә шалтыратыгыз. Әгәр дә сезнең материалыгыз безне форматы яисә бәян итү алымы, эчтәлеге яки күләме ягыннан канәгатьләндермәсә, репортаж яисә фото әзерләү өчен, без сезгә журналист җибәрербез. Редакциягә килгән материалларның барысы да сыйфат ягыннан уңышлы дип әйтеп булмый. Төшергән фоторәсемегез, мәсәлән, сезнең үзегезгә бик уңышлы тоелырга мөмкин. Ләкин ул аклы-каралы газетада башкачарак күренәчәк. Редакциягә җибәрелгән материалларның кай-берләренә формальлелек хас. Мәсәлән, кеше турында гомуми сүзләр белән генә языла. Әгәр дә андый мәкаләдәге бер кеше исеме урынына икенчесен куйсаң, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Ә укучының проблемалары һәм эшләре күрсәтелгән реаль кеше турында укыйсы килә.
    Азат Зиннуров мәк-тәп директорларын, хезмәткәрләренә шәхси үрнәк күрсәтеп, үз вакытында район газетасына язылырга чакырды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: