Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Паркетта – кышкы бизәкләр

    Паркетта - кышкы бизәкләр Шәһәребездә беренче тапкыр "Кышкы бизәкләр" ("Зимние узоры") спорт бал биюләре төбәкара турниры үткәрелде. Анда Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Октябрьский, Бәләбәй шәһәрләреннән һәм Урыссу бистәсеннән биючеләр катнашты. Әлеге ярышларның инициаторлары һәм оештыручылары - бал биюләре укытучылары Олеся һәм Роман Ткачёвлар. Алар безне ярышларның нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

    - Роман, Олеся, мондый күләмле ярышларны оештыру идеясе ничек туды?
    Олеся: - Безнең укучыларыбыз ел саен башка шәһәрләрдә үткәрелүче әнә шундый турнирларда катнашалар. Иптәшләрчә турнирны Баулыда үткәрү уе күптән туган иде инде. Спорт бал биюләре иҗатны һәм спортны берләштерә, гади баулылылар моның нинди мавыктыргыч тамаша икәнлеген, биючеләрнең көч сынашуларын күрсеннәр иде дигән теләктә булдык. Катнашучылар бик күп булу Татарстанның көньяк-көнчыгышы һәм Башкортстан бию-спорт клублары тренерлары белән күпьеллык дуслыгыбыз нәтиҗәседер. Алар ярышта бик теләп катнаштылар, моның өчен аларга зур рәхмәт.
    - Турнирда ничә кеше катнашты?
    Роман: - Турнирда йөздән артык биюче катнашты. Чыгышлар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: музыкальлелек (иң мөһиме), башкару техникасы, корпус линиясе.
    Олеся: - Безнең турнирда положение буенча 26 программада 7 яшь категориясе каралган иде. Парлар Европа (Вена вальсы, квикстен, инглиз вальсы, танго) һәм латин америкасы биюләрен башкаруда (самба, ча-ча-ча, румба, джайв) ярыштылар.
    - Судьялар командасы ничек сайлап алынды?
    Олеся: - Спорт бал биюләрендә судьялык итү - шактый субъектив эш, парлар еш кына музыкальлелек яисә линияләрнең дөреслеге буенча түгел, ә "ошый-ошамый" дигән принцип буенча бәяләнә. Мондый каршылыклардан котылу өчен, без бәйсез судьялар коллегиясен, әлеге мәсьәләдә чын мәгънәсендә профессионал булган тренерларны чакырырга карар кылдык.
    Роман: - Судьялар коллективы категорияле судьялардан (Татарстанның бию спорты федерациясендә аттестацияләнгән) төзелде.
    - Сезнең фикерегезчә, иң көчле бал биюләре мәктәбе Татарстанның кайсы шәһәрендә?
    Олеся: - Һичшиксез, Казанда һәм Яр Чаллыда.
    - Укучыларыгыз сезне үз җиңүләре белән сөендерделәрме?
    Роман: - Әйе дә, юк та. Мин кемнәндер әйбәтрәк нәтиҗәләр көткән идем, ә кемдер көтмәгәндә генә алдынгы урынны яулап сөендерде.
    Олеся: - Укучыларыбыз арасында тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә, әлегә пьедесталны яулый алмаучылар да бар, ләкин яшь биюче әлегә бик үк уңышлы чыгыш ясамаса да куркыныч түгел, ул әле юлның башында гына. Иң мөһиме - тиешле нәтиҗә чыгару, вакытлы уңышсызлыкларга борчылмау, алга бару.
    - Турнир нинди тәэсир калдырды? Шәһәребездә киләчәктә дә мондый чараларны оештыру планы бармы?
    Олеся: - Әйе, әлбәттә, без мондый турнирларны ел саен үткәрүне планлаштырабыз. Алай гына да түгел, аны катнашучылар да, тамашачылар да түземсезлек белән көтеп алган масштаблы чара дәрәҗәсенә күтәрергә уйлыйбыз. Беренче коймак һәрчак төерле була, ләкин мин турнирдан уңай тәэсирләр алдым. Беренчедән, катнашучыларның күп булуы сөендерде, иң кечкенәләренә 5, иң өлкәннәренә 55 яшь иде. Безнең турнирда бик сирәк очраучы яшь категориясе - сеньорлар да катнашты. Болар - 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Аларның саны әллә ни күп түгел, ләкин, минем фикеремчә, киләчәктә өлкән яшьтәге кешеләрне бал биюләренә тагын да күбрәк җәлеп итеп булыр. Икенчедән, М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты коллективының һәм "Примавера" бию коллективының, ата-аналар комитетының бердәм эш итүе уңай тәэсир калдырды, моны кунакларыбыз да билгеләп үттеләр. Әлбәттә, иң мөһиме - турнирда катнашучы балаларның күңелләре булды, алар үзләренең иҗатларын күрсәттеләр, лаеклы бүләкләрне алдылар. Шунысы сөенеч-ле балаларның максатлары, алга таба барырга, остарырга, бию спортында яңа үрләр яуларга теләкләре бар.
    Роман: - Гомумән алганда, бу безнең өчен Баулыда бию спортын үстерүдә яңа бер баскычка күтәрелү булды. Мин үз алдыма Россия чемпионаты призёрларын тәрбияләүне максат итеп куям, ә турнирлар бу эштә алыштыргысыз чара булып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: