Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • «Оныгыма пластик операция ясатыр өчен, Мәскәүдә хәер сораштым»

    Фирдания апа Гарифуллина зур кайгылар кичерүен, оныклары һәм балаларының язмышлары өчен борчылуын әйтте. «Бөтенесен дә телефон аша гына сөйләшеп бетереп булмас бит», - дип, мине үзенең өенә - Лаеш районының Кече Кабан авылына чакырды.

    - Безнең гаиләгә февраль ае кайгы гына алып килә. 2000 елны 90 яше тулып килгән каенанамны, бер елдан соң әниемне җирләргә туры килде. Ә 2002 елның 8 феврале бик зур югалту китерде. Авылыбызның икенче башында яшәүче кодагыйлар өендә янгын чыкты. Шунда хуҗабикә һәм оныгым - 3 яшьлек Раил исемле ир бала да янып үлгән, диделәр. Тик аларның берсенең дә сөяк­ләре табылмады. Икенче оныгым - 4 яшьлек кызчык каты пешеп, тән җәрәхәтләре алды. 21 көн аңына килә алмыйча, реанимациядә ятты. Балалар хас­таханәсендә озак дәваладылар. Аллаһка шөкер, исән-сау калды, әмма йөз-кыяфәте, тәннәре пешеп, бик ямьсезләнде. Сул кулы, ике кулының да бармаклары бөгелми, үпкәсе дә төтен белән тулган иде. Йорт-җир, бар мөлкәт янып бетте. Әмма барыннан да бигрәк кодагыйның, оныгыбызның билгесезлектә югалулары, Диләрә кызымның йөз-кыяфәте ямьсезләнү җаннарны телгәләде. Киленем бу хәсрәтләрне күтәрә алмады, хәмер белән дуслаш­ты. «Мондый бала белән ниш­лим инде мин хәзер», - дип еш кына өйдән чыгып китә башлады. Тора-бара бөтенләйгә чыгып югалды. Улым да бу кайгыны бик авыр кичерде, эченә бикләнде. Мин аңа күтәрелеп карарга да кыенсына идем. Караган саен, йөрәгем телгәләнде. «Аллаһым, улыма көч-куәт, сабырлык бир», - дип ялвардым. Кайгы аны да басты, ул да эчендә янган утын аракы белән сүндерергә тырышты.Шулай итеп, барысын да үз кул астыма алырга, түзәргә туры килде. Бөтен хәсрәтемне эчемә йотып, бар көчемне оныгым Диләрәне дәвалауга багышларга булдым. Мәче баласы түгел бит ул - җан җимеше. Үлән суларында коендырдым, шифалы үлән майлары ясап сыладым. Көндез авыртуга түзә алмыйча елый, шуңа күрә күбрәк төнлә йоклаганда дәвалый идем. Кулларын пешкән бәрәңге суында тотабыз, аны сыта, аннан каты итеп камыр ясап шуны тәгәрәттердем. Шул вакытларда да дәвалаучы әбиләргә, танылган табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килде.

    «Ал, безнең Ходай бер!»

    Баланың хәле яхшырса да, бик нык пешү нәти­җәсендә битләре ямьсезләнгән. Шуңа күрә Фирдания апа пластик операциясез булмаячагын аңлый һәм берничә табибка мөрәҗәгать итә. Аның көченә ышанмыйлар, ирен читеннән мыскыллы елмаюларны да шактый күрергә туры килә мес­кен хатынга. Әмма шулай да Мәскәү табибларына барып карарга киңәш итәләр. Тиенләп тупланган маяга күрше-тирә, таныш-белешләрдән бурычка дип алган акчалар да өстәлә. Тырыш, уңган хатынның юлында, Ходайның рәхмәте белән, ярдәмчел кешеләр дә очрап тора, үзе дә намазга баса. Шул вакытларда күргән авырлыклары турында да тыныч күңел белән генә тыңлап булмый.

    - 2006 елдан бирле елына өчәр тапкыр өчәр ай торып, пластик операция ясатып кайтабыз. Шушы юлларда йөргәндә кичергән мәшәкатьләрне, күргән бәлаләрне үзем беләм дә, Раббым белә. Бала бер барганда гына өчәр наркоз ала, аны тәрбияләргә кирәк. Авыруны карау­чыга көндез генә урын бирелә. Төнлә кунар җир табарга кирәк. Ә мин кая барыйм? Табиб белән сөйләшеп, хастаханәне бушлай җыештырырга ризалаштым. Баланың сәламәтлеге, кыяфәте яхшыруын, операцияләрнең файдасын күреп, оныгым хакына түздем. Раб­бымнан ярдәменнән ташламавын, сабырлык-түземлек, сәламәтлектән аермавын сорап ялварам. Өченче тапкыр барганда бик авырга туры килде. Үземдә шикәр авыруы башланды. Ияккә зур гына шеш чыкты. «Бу бик куркыныч», - дип, тиз арада операция ясадылар. Хәл юк, ашарга алырга акча да бетте. Мәскәүдәге мәчетләргә ярдәм сорап бардым. Бездә андый ярдәм юк, дип кире борып чыгардылар. Чарасызлыктан, урамга хәер сорашырга чыктым. Анда да чегәннәр кысрыклагач, кире кайтып киттем. Аллага шө­кер, безнең авыр хәлне белеп алгач, хастаханәнең храмында эшләүче дин әһеле үз янына чакырып алды да: «Ал, безнең Ходай бер», - дип, өстәлгә акча чыгарып салды. Сөенечемнән еладым. Аларның ун мең сум акчалары белән яшәп кайттык. Кайтып киткәндә, Диләрәгә ноутбук бирделәр.

    Казанда да берничә мәчет янында хәер сорашырга мәҗбүр булдым. Үзем белән Диләрәне дә ала идем. Теләнүчеләрнең дә үз кануннары икән. Әбиләр басып торырга ирек бирми, әле берсе төртеп китә, әле икенчесе кырын караш ташлап уза. Бер апа аеруча кырыс булды. Гел бәйләнә дә бәйләнә. Шуннан соң аңа килдем дә: «Апа, баланың кулына кара әле син. Минем монда килүем беренчесе һәм соңгысы. Тимәгез миңа», - дидем. Ул барып башкаларына җиткерде. Шуннан соң тиюче булмады. «Кол Шәриф» мәчетендә дә сәдака җыеп булыштылар. Мин бит опекунлыкны да 2012 елда гына рәсмиләштердем. ­Россия законнарына да төзәтмәләр кертәсе иде. Авыру бала караучыларга ай саен 1200 сум акча бирелергә тиеш. Пенсия алгач, миңа анысы да эләкми. Баланы дәвалау өчен киткән чыгымнар янында бу акчалар бер тамчы су кебек кенә югыйсә. Шулай да күңелне рәнҗетә.Кайвакыт арып китеп, төшенкелеккә бирелгән чакларым да була. Әтисез үскәнлектән, гомерем буе кимсендем. Әни мине олыгаеп кына тапкан. Сәламәтлеге дә начар иде, өйдәге барлык эш минем җилкәдә булды. Әле күршедә яшәүче әбиләргә булышырга да вакыт таба идем. Керләрен, идәннәрен юдым, чишмәдән су ташыдым, кышын карларын көрәдем. Шуңа күрә мине бик яраталар иде. Тормышка да иртә чыктым. Каенанам килен булып төшкәнче бик яратса да, улын миңа көнләшә торган булды. Аңа түзә алмыйча, шәһәрдәге акчалы, әйбәт эшемне калдырып, ике баламны кочак­лап, авылга сыер саварга кайттым. Йортлы-җирле булдык, эшемдә дә сынатмадым. Алдынгы урыннарда булдым. Балаларым да тәртипсез түгел иде. Менә шушы хәсрәтләр генә барысын да өстен-аска китерде.

    «Кайда син, балам?»

    Шулай да Фирдания апаның күңеле бер дә тынгылык таба алмый. Ул әле бүген дә оныгының исән булуына чын күңелдән ышана. «Янгында югалган, сөяк­ләре табылмаган оныгым төшләремә керә. «Нигә мине килеп алмыйсың?» - ди. Фаҗигадән соң күрше-тирә авылларга да чыгып сораштырдым. Күрәзәчеләр: «Ул исән, әмма сәламәтлеге бик тау­шалган», - диләр. «Жди меня» тапшыруына да мөрәҗәгать иткән идем. Документлар буенча, үлгән дип бара ул. Биш еллап вакыт узгач, районыбыз судьяларының «янып үлгән» дип чыгарган заочный карарлары кулыма эләкте. Фаҗигадән соң тугыз гына көн үткән югыйсә. Кемгә, ни өчен шулай ашыгыч рәвештә әлеге карарны чыгарырга кирәк булган? Балаларның әнисе, туганнары шулай кушты, дип баралар. Раилне башка җиргә алып барып сатканнардыр дигән шигем зур. Бүген сорарга кеше дә юк, ул көннең шаһитлары барысы да бер-бер артлы үлеп бетте. Янгыннан соң тикшерүчеләр килеп, өч көн рәттән эзләдек, берни табылмагач, язга киләбез, эзләүне дәвам итәбез, дип киткәннәр иде, килүче дә, эзләүче дә табылмады. Гомерем шулай аптырашта яшәп үтә инде», - ди бик күп хәсрәтләр кичергән ханым.

    Шөкер, Фирдания апаның кыз оныгы өчен тырышлыклары бушка китмәгән. Диләрә бүген XI сыйныфта укый, музыка мәктәбен дә кызыл дип­ломга тәмамлаган. Ки­ләчәккә дә планнарын төгәл белә: табиб булырга хыяллана. Бик сөйкемле, ачык һәм тырыш кыз. Битләрендәге җөйләр, яралар гына әнә шул куркыныч төнне искә төшереп тора. Кыска гына тормышында күпне күргән кыз баланың хыяллары тормышка ашсын иде дә, киләчәге бик бәхетле булсын иде.

    Чыганак: shahrikazan.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: