Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Мәчет тарихы битләреннән

    Туган якны өйрәнү музеенда "Гали" мәчетенең унбиш еллыгына багышланган дини күргәзмә эшләде.

    Быел туган якны өйрәнү музеенда оештырылучы икенче дини күргәзмә инде бу. Беренчесе аның Баулы православие приходының юбилеена багышланган иде.
    Агымдагы елны шәһәрнең «Гали» мәчете үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтә. Әлеге уңайдан музей хезмәткәрләре мәчетнең "туган көненә" һәм гомумән, ислам диненә багышланган күргәзмә оештырдылар. Анда мәчет, музей фондлары экспонатлары гына түгел, ә шәһәр халкы китергән әйберләр дә куелган иде. Мәсәлән, 150 "яшьлек" чигүле намазлыкны Бәдия Йосыпова алып килгән. Әлеге кадерле ядкәрне ул әни-әбиләренең төсе итеп саклый. Биредә шулай ук төрле елларда нәшер ителгән изге китаплар, дисбеләр, мөселман хатын-кыз киеме һәм башка кызыклы әйберләр күрергә мөмкин булды. Музей директоры Р.Нурисламова әйтүенчә, әлеге күргәзмәгә мәктәп укучылары да чакырылды.
    Күргәзмәне ачу чарасында районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, "Гали" мәчетен төзүгә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе, шәһәребезнең мактаулы гражданины Марсель Мөхәммәтшин һәм башкалар катнаш-тылар. Марсель Ханович үзенең чыгышында мәчет төзелү тарихына тукталды.
    1996 елны "Баулынефть" идарәсе үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Нефтьчеләр шул уңайдан шәһәрдә йөзү бассейны, стадион, спорт комплексы, фонтан булдыру турында зур программа төзеп, аны "Татнефть" җәмгыяте программасына кертәләр. Әлеге объектларны төзү өчен, оешма җирле нефтьчеләргә акча бирә.
    Шул ук вакытта Баулыда мәчет төзү мәсьәләсе дә килеп баса. Берләшмә аны төзү өчен турыдан-туры акча бүлеп бирә алмау сәбәпле, хәйрия фонды ачарга булалар, әлеге счётка акча күчерелә. "Баулынефть" идарәсе начальнигы Г.Ганиев әлеге эшне ул вакытта гомуми сораулар буенча урынбасар вазифасын үтәүче Марсель Мөхәммәтшинга йөкли.
    - Төзү эшенә алынасыңмы? Мәчетне җиткерү вакыты бик кыска, унбер ай эчендә аны тәмамларга кирәк булачак, - ди ул аңа мөрәҗәгать итеп.
    Шул рәвешле мәчетне төзү эше белән Марсель Хановичка җитәкчелек итәргә туры килә.
    Нефтьчеләр бистәсендә мәчет булдыру уе аннан алдарак туган була. Тумышы белән Баулыдан булган һәм ул вакытта Мәскәүдә яшәүче бер эшкуар аны төзү эшен финансларга вәгъдә итә. Аның изге ниятен хуплыйлар, һәм мәчет бинасын салу өчен урын сайлау эше башлана. Бистәнең түбән өлешендә яшәүче өлкәннәр мәчетне шунда төзергә кирәк дигән фикер әйтәләр, чөнки төп халык нәкъ менә биредә яши. Мәчетнең проектын архитекторлар Таһир Шакиров һәм Роза Хәсиятуллина төзиләр.
    Фундаментны салу өчен нефтьчеләр ул вакыттагы акча белән утыз миллион сум бүлеп бирәләр. Бинаның нигезен салуны МПП оешмасы башкарып чыга. Нигез әзер була, тик мәчет төзергә ышандырган эшкуардан бернинди хәбәр дә килми һәм әлеге эшне нефтьчеләр үзләре башлап җибәрергә булалар. 1995 елның сентябрендә килешү нигезендә "Анико" оешмасы мәчетне төзүгә керешә.
    Иң элек булачак мәчетнең нигезен бераз киңәйтергә һәм тагын кайбер эшләр башкарырга туры килә. Аннары кирпеч сайлау мәсьәләсен хәл итәләр. Стәрлетамак, Ерский кирпечләрен алып кайталар, әмма Ерский кирпече матур, тик салкынга чыдамсыз булып чыга. Нәтиҗәдә төзү материалын Түбән Новгородтан кайтаралар. Тәрәзәләрнең металл рамнарын Яр Чаллыда, төсле пыяласын Санкт-Петербургта ясаталар. Чиләбедән чакыртылган белгечләр мәчетнең мәрмәр баскычларын эшлиләр. Баулыга кайтуында рәссам Рәшит Гыйләҗев та үз хезмәт өлешен кертә, яктырткыч янындагы шамаилне Санкт-Петербургта яздыра, михрабның ян-якларын металл белән бизәкли.
    Мәчет гөмбәзен ясату мәсьәләсен Марсель Хановичка күп кыенлыклар аркылы хәл итәргә туры килә. Санкт-Петербург шәһәрендәге "Северная верфь" суднолар төзү заводы хезмәткәрләренә тутыкмый торган чималдан гөмбәз ясарга заказ бирә ул. Почмаклардагы ай белән кечкенә гөмбәзләрне, манара гөмбәзен әлеге завод хезмәткәрләре ясый. Гөмбәзнең зурын да, почмакларындагы кечкенәләрен дә анда алтын белән каплыйлар, бары тик манараны гына Баулыга кайткач буйыйлар.
    Гөмбәзне алып кайтырга һәм урнаштырырга кирәк була. М.Мөхәммәтшин, озак
    уйлаганнан соң, Мәскәүдәге габаритсыз йөкләр ташучы идарәгә мөрәҗәгать итә. Алар гөмбәзне икегә кисәргә киңәш итәләр. Тик бу очракта йөкне алып кайту өчен яңа маршрут эшләргә кирәклеге ачык-лана, чөнки трасса буйлап аны күчерү мөмкин булмый. Марсель Ханович Су транспорты идарәсенә бара, биредә аңа йөкне баржа белән кайтарырга тәкъдим итәләр. Гөмбәзне әлеге юл белән алып кайту өчен, Кама пароходлыгына ул вакыттагы акча белән 100 миллион сум түлиләр.
    Гөмбәз шулай итеп башта баржа, ә аннары вертолёт белән кайтарыла. Самара шәһәрендәге хәрби бүлек "МИ-26" вертолёты бирә. Бу юлы да йөкне күчерү өчен шактый күләмдә акча түләргә туры килә.
    - Баулыга гөмбәзне вертолёт белән китерделәр. Манараны көнендә урнаштыру барып чыкмады, шуңа икенче көнне кран китереп, аны яхшылап куйдык. Мәчет шулай зур кыенлыклар белән төзелде. Берничә айда андый зур мәчетне төзү мөмкин эш булып тоелмаса да, вакытына сыештык. Эш ике сменада оештырылды - кичке алтыда эш бирә, икенче көнне иртән килеп аны кабул итә идем, - дип сөйли Марсель
    Ханович.
    Яңа бинага "Гали" исемен бирү мәсьәләсе шурада хәл ителә. Мәчетне ачу тантанасына Мәскәү янындагы фабрикадан 53 келәм алып кайтыла. 1996 елның сентябрендә бүген шәһәребезнең күрке булган "Гали" мәчете үзенең ишекләрен ача.
    М.Мөхәммәтшин үзенең чыгышында мәчетне төзүдә кайбер җитешсезлекләр булуын да билгеләп үтте. Мәсәлән, мәчетнең гөмбәзе якыннан күренми. Ә проектны үзгәртү өчен вакыт калмый, сызымнарны архитекторларның каләме астыннан диярлек алып китә торалар. Шулай ук гөмбәзне каплаган алтыны да гомерлек булып чыкмаган, кырыла. Ул шуңа да мәчеттә төзекләндерү эшләре киләчәктә дәвам итәр дигән ышаныч белдерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: