Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Легендар нефтьче истәлегенә

    Ветеран-нефтьче Мотаһар Нургалиев Баулы шәһәренең яңа урамнарының берсенә танылган нефтьче Андрей Обносов исемен бирү тәкъдиме белән чыкты.

    Эш көннәренең берсендә редакциягә район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин шалтыратты:

    - Минем каршымда Татарстан нефтьчеләре аксакалы Мотаһар Нургалиев утыра. Ул шәһәрнең яңа урамнарының берсенә танылган нефтьче Андрей Обносов исемен бирергә тәкъдим итә. Мотаһар ага белән сөйләшергә теләгегез булса, килегез, - диде ул.

    Район башлыгы кабинетында безне елмаеп Мотаһар ага каршылады. Хәлләрне сорашканнан соң ул, уйларына бирелеп, сөйләп китте. Мотаһар Фатыйх улы хезмәт юлын 1944 елны Баулы чыганагының беренче "кара алтын"ын биргән 1нче санлы буровойда башлаган. Ул бораулау мастеры, катлаулы эшләр мастеры, баш инженер, соңрак 3нче санлы бораулау конторасының баш инженеры булып эшләгән. 1954 елда аны Минзәлә округы буенча СССРның Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. 1970-нче еллар ахырында Мотаһар агага Алжирда Татарстан бораулаучыларының инженерлык хезмәте белән җитәкчелек итәргә дә туры килгән. Мотаһар ага бораулау эшенә 45 ел гомерен багышлый. Ул үзенең хезмәте өчен югары бүләкләргә лаек булган - Мотаһар Нургалиев Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, "Татнефть" ААҖ мактаулы нефтьчесе.

    - Баулыдагы урамнарның берсенә Андрей Обносов исемен бирү мәсьәләсе буенча "Татнефть" берләшмәсенең генераль директоры Ш.Тәһаутдиновка хат язган идем. Озак та тормый аның урынбасары Р.Мөхәммәдиевтан җавап килде. Хатта минем мөрәҗәгатемнең каралуы һәм хуплануы турында хәбәр ителгән иде. Баулы районының 80 еллык юбилеен билгеләгән көннәрдә бу мәсьәләне район башлыгы Альберт Хәбибуллин каршында күтәрдем.

    Мотаһар агага Андрей Обносов җитәкчелегендә эшләргә насыйп булган. М.Азизбеков исемендәге Азәрбайҗан нефть һәм химия институтын тәмамлаган Андрей Дмитриевич сугыш елларында Башкортстандагы "Востокнефтемаш" тресты белән җитәкчелек итә, "Башнефть" берләшмәсенең баш механигы була. Баулыда нефть табылганнан соң, Баулы чыганагын эшкәртү максатында 1947 елның 1 августында "Башнефть" берләшмәсенең 131 санлы карары нигезендә, эреләндерелгән нефть промыселы оештырыла. "Туймазынефть" тресты системасына керүче әлеге промыселның җитәкчесе итеп Андрей Дмитриевич билгеләнә. Әлеге промысел составына шулай ук 1, 2, 3нче санлы скважиналары белән нефть табу участогы һәм бораулау цехына үзгәртелгән Баулы нефтеразведкасы кертелә. Биредә өч бораулау бригадасы һәм ярдәм итү производствосы эшчеләре - барлыгы 120 кеше эшли торган була.

    Андрей Дмитриевич бернинди механизация юк диярлек авыр шартларда Баулы чыганакларын бораулауны оештыра. Күп очракта кешеләрне көч җитмәслек физик эш башкарырга җибәрергә туры килә. Булачак нефть чыгару районында бернинди сәнәгать инфраструктурасы булмавы бигрәк тә кыенлыклар тудыра.

    1947 ел ахырына бораулау бригадалары саны җидегә кадәр арта. Бер елда алар тарафыннан 3303 метр тау токымнары бораулана. 1947 елны промысел нефть чыгару буенча дәүләт планын алдан үти - 56,1 мең тонна нефть чыгара. 1948 елда Баулы чыганагында биш скважина эшли торган була. Бер ел эчендә 169 мең тоннага якын нефть чыгарыла, 11600 метр тау токымы бораулана. Дәүләт биремен уңышлы үтәгән өчен, Андрей Обносов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

    СССРның нефть сәнәгате министры карары нигезендә, 1949 елны, эреләндерелгән Баулы һәм Шөгер нефть промыселлары базасында, "Татарнефть" нефть табу тресты оештырыла. Эреләндерелгән Баулы нефть промыселы һәм 3нче бораулау конторасы да "Татарнефть" трестына бирелә. Шул рәвешле мөстәкыйль Баулы бораулау конторасы оеша, аның белән А.Обносов җитәкчелек итә. Әлеге контора Татарстан җирендә беренче эксплуатацияле бораулау предприятиесе була.

    1950 елда "Татнефть" берләшмәсе барлыкка килә. Аның составында "Баулынефть" нефть табу тресты оеша, әлеге трест балансында бораулау конторасы була. Контора директоры итеп П.Балабанов билгеләнә, ә Андрей Дмитриевич Баулы тресты белән җитәкчелек итә башлый.

    - Андрей Обносов, гомумән, Баулы чыганагын нефть эшкәртүнең яңадан-яңа технологияләрен һәм техник чараларын куллану полигонына әйләндерә. Мәсәлән, биредә беренче мәртәбә пласт басымын тоту өчен контур арты сулануының төрле системалары кертелә. Девон катламын бораулау өчен буровойда пароход двигателе куйдырды ул, аны Обносов исемендәге конструкция-трансмиссия дип атадылар. - Ул буровойларда электр казаннарын куйдыру эшен башлаучы да. Октябрьский - Баулы - Потап-Томбарлы, Баулы - Бөгелмә юлларына асфальт салдырды. Берничә ел эчендә Баулыда ике катлы йортлар, кинотеатр төзелде, - дип сөйли Мотаһар ага. - Ул - "Әлмәтбурнефтьнең" беренче идарәчесе, Ромашкино чыганагының үзәк мәйданнарына бораулаучыларның керүен оештырган кеше. Трест белән идарә иткән чорда турбобурлар кертелде. Турбина ысулы белән бораулауны керткәне өчен, Андрей Дмитриевич Ленин ордены белән бүләкләнде. 1956нчы елны аны "Әлмәтнефть" нефть-сәнәгать идарәсе начальнигы итеп билгеләделәр, соңрак Мәскәүдә нефть сәнәгате министрының урынбасары булды. Андрей Дмитриевич, тулаем алганда, бораулауны үстерүгә зур өлешен кертте һәм ул Татарстан нефть сәнәгате тарихында эре фигураларның берсе булып тора. Мин аны җитәкче һәм кеше буларак хөрмәт иттем, ул таләпчән, әмма гадел иде. Баулы эшчеләр бистәсен үстерүгә дә Андрей Дмитриевич зур өлешен кертте, шәһәр урамы аның исемен йөртергә тиеш, дип саныйм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: