Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кызылъярда уңган да булган да гаилә яши

    Кызылъяр авылында Гөлназ һәм Илдар Вильдановлар гаиләсе яши. Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә, гаиләдә тәрбияләнүче өч бала да кул эшләренә оста, төрле уен коралларында да рәхәтләнеп уйныйлар.

    Гаилә башлыгы Илдарның гади генә агач һәм тактадан ясаган кул эшләнмәләре күз явын алырлык. Аларның ишегалдын җил тегермәне, борынгы кое һәм башка шундый әкияти әйберләр һәм җиһазлар бизи. Нинди генә эшкә тотынсалар да аларның зур гаиләсе һәр эшне килешеп эшли. Агач эшенә тотынса, әтисенең уң кулы, ярдәмчесе уллары Камил. Аңа 14 кенә яшь булуга карамастан, балта һәм пычкы белән оста итеп эшли белә.

    Вильдановларның өйләренә керү белән агачтан ясалган дога язылган китапка күз төшә.

    – Әлеге китапны мин бик күптәннән ясарга хыяллана идем, – ди Илдар Вильданов. – Күптән түгел генә интернетта шундыйрак китапка тап булдым. Үзем дә сизми калдым, бик матур килеп чыкты. Форсаттан файдаланып, Рамазан ае белән мөселман халкын тәбрик итәм.

    Вильдановларның уңган-булган гаиләсе, балаларның спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнүләре хакында тулырак Баулы телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышында һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: