Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кыйммәтлесе түгел, сыйфатлысы яхшы

    Соңгы вакытта шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе иң еш телгә алынучы тема булды. Күп кенә укучыларның ата-аналарын “Аксиома” системасында өзеклекләр борчый – ел башланды, ә счетларда акча юк, менюда үзгәрешләр дә сизелә. Бу уңайдан борчылырга кирәкме? Бу мәкаләдә без ни өчен шулай килеп чыкканын, мәктәп туклануында быел нинди үзгәрешләр көтәргә кирәклеген аңлатырга телибез.

    Кайнар ризык – бушлай?

    Россия президенты Владимир Путин 2020 елның 15 гыйнварында Федераль җыенга Юлламасында башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклану кертү турында белдерде. Ягъни, укучыларның ата-аналарына яңа уку елы башыннан мәктәп туклануына акча бүлеп бирергә кирәкәячәк.

    Төбәкләрдә, техник яктан әзер булган мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризыкны 2020 елның 1нче сентябреннән, әлегә техник әзерлекләре булмаган мәктәпләрдә 2023 елның 1нче сентябреннән дә соңга калмый ала башлаячаклар.

    – Безнең районда 1-4 сыйныф укучылары саны – 1810 кеше. Бүгенге көндә кайнар төшке ашның бәясе якынча 43 сум тәшкил итә, аның 35 сумы ата-аналар взносы, 7,7 сумы – бюдңеттан бирелүче субсидия, – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина. – Безнең районда бушлай кайнар ашлар оештыру өчен техник мөмкинлек бар, шуңа күрә 2023 елны көтәргә туры килмәячәк. Район мәктәпләрендә технологик җиһазлар, шулай ук ашханәләр, азык-төлек блогы, буфетлар бар, шуңа күрә башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү проблемасы тумаячак. Әлегә бездә бернинди документлар да юк барысы да ничек оештырылачагын әлегә белмибез. Владимир Путинның Юлламасыннан мәгълүм булганча, мәктәпләрдә бушлай туклануны оештыру өчен акча федераль, төбәк һәм җирле бюджетлардан җәлеп ителәчәк.

    Ә бу уңайдан безнең район халкы ни уйлый? Без шәһәр урамнарында берничә кешедән, шул исәптән мәктәп янындагы әниләрдән сораштык. Әлбәттә, аларның күпчелеге шат, чөнки туклану өчен түләргә туры килмәячәк. Дөрес, берничә ата-ана бу очракта туклану бертөрле, порцияләр кечерәк булмасмы, дигән шик белдерделәр.

    Әгәр районда туклану түләүсез нигездә оештырылса, аны даими күзәтеп торырга кирәк булачак, хәтта бүгенгегә караганда да җитдирәк, – дип үз фикерен белдерде икенче сыйныф укучысының әнисе. – Мин, махсус тикшерү комиссиясе әгъзасы булмасам да, һәрвакыт атнага бер тапкыр мәктәп ашханәсен, ә нәкъ менә балаларның нинди күләмдә ашавын тикшерәм. Бернинди дә хокук бозулар булмас, дип өметләнәсе килә, чөнки һәр кешенең сәламәтлеге, беренче чиратта, туклануга бәйле.

     

    Ашатучы яңа, меню шул ук

    Быел Баулы районында мәктәпләрендә туклану белән тәэмин итүчеләр үзгәрде.

    – Бездә ел саен мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча электрон сәүдә үтә. Декабрь аенда узган аукционда ике катнашучы булды: Мәктәп туклану комбинаты (Баулы) һәм Витара (Лениногорск) җәмгыятьләре. Лениногорск шәһәреннән мәктәп туклануын оештыру буенча 15 еллык эш тәҗрибәсе булган оешма конкурста җиңде, – дип аңлатты Илмира Хөснуллина. – Әлеге оешма Баулы районында узган елдан бирле эшли һәм “Гаилә, Шатлык, “Березка” социаль учреждениеләрен һәм Кырым-Сарай авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортын тәэмин итә.

    Илмира Илдус кызы сүзләренә караганда, туклану сыйфатын көндәлек контрольдә тора, шулай ук аш-су әзерләү сыйфаты да күзәтелә. Мәктәпләрдә узган елдагы пешекчеләр эшли, алар алышынмады. Моннан тыш, сөт һәм икмәк кебек төп продуктлар белән безнең Баулы оешмалары тәэмин итә.

    2020 ел әле башланды гына, әмма ата-аналардан һәм мәктәп коллективларыннан туклану буенча беренче фикерләр бар инде. Мәсәлән, менюга күбрәк ашлар өстәргә дигән тәкъдим килде.

    – Тәэмин итүче белән шулай килештек, гыйнвар ахырына кадәр менюның төрле вариантларын, әти-әниләрнең теләкләре һәм рекомендацияләре нигезендә ясап караячакбыз, – дип аңлатты Илмира Илдусовна.

     

    “Аксиома” кайчан эшли башлаячак?

    Редакциягә газета укучылары мөрәҗәгать итеп, соңгы көннәрдә “Аксиома” системасы эшләми, дип хәбәр итәләр. Ата-аналар счетны тулыландыра алмый, менюны күрми, шулай ук аларны счеттан акча күчерелмәве борчый. Ә узган ял көннәрендә счетлар бөтенләй буш калды.

    – Бу – техник мәсьәлә. Счетларның буш калуы акчаларны туклану белән тәэмин итүче бер оешмадан икенчесенә күчерү аркасында килеп чыкты, – дип аңлатты Илмира Хөснуллина. – Хәзерге вакытта “Витара” җәмгыяте банк хезмәтләре белән килешүләр төзи һәм якын арада “Аксиома” системасы ачык булачак. Шуңа игътибар итәргә кирәк, кайбер ата-аналарның счетларында минуслы сумма булачак, чөнки системада өзеклекләр булуга карамастан, туклану өчен язылган акча алыначак. Туклану бәясе узган елдагы кебек үк калды, шуңа күрә күп кенә ата-аналар үз чыгымнарын алдан ук исәпләп куя ала.

    Евгения ЛЕВАНОВА

    Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: