Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кызыл бәрәңге генә чери

    Башка елларда бәрәңге уңышы мул була иде, ә быел авыл кешеләре һәм дача участоклары ияләре икенче икмәкнең начар булуыннан, бозылуыннан, черүеннән зарлана. Авыл һәм шәһәр кешеләре белән аралашкач, бәрәңгенең бозылу сәбәбе җәйнең яңгырлы килүеннән дигән нәтиҗәгә килдек. Күп кеше тиз өлгерә торган кызыл бәрәңгенең генә черүен әйтте. - Ак, сары...

    Башка елларда бәрәңге уңышы мул була иде, ә быел авыл кешеләре һәм дача участоклары ияләре икенче икмәкнең начар булуыннан, бозылуыннан, черүеннән зарлана.

    Авыл һәм шәһәр кешеләре белән аралашкач, бәрәңгенең бозылу сәбәбе җәйнең яңгырлы килүеннән дигән нәтиҗәгә килдек. Күп кеше тиз өлгерә торган кызыл бәрәңгенең генә черүен әйтте.

    - Ак, сары сортлар бозылмый. Быел бәрәдгегә бәя артачак. Мәскәүдә аны килограммын 50 сумга саталар, дип сөйлиләр, былтыр бу вакытта 10 сум гына булган, - дип сөйли күптән түгел узган ярминкәгә килгән Бөгелмә районы Ключёвка авылыннан Наил Рафиков. - Менә сатарга булдык, дөрес эшлибез микән? Бәлки, үзебезгә дә җитмәс. Без әле бәрәңгене алып бетермәдек. Уңыш әйбәт, алган кадәресе арасында бозылганнары бар, капчыкта да череп ята. Җәй яңгырлы булды шул, кирәк вакытта - утырту белән яумады.

    - Быел бәрәңге уңышы начар, - дип кыска һәм төгәл итеп җавап бирде Татар Кандызы эшмәкәре Рөстәм Фәттахов. - Шуңа күрә балык сатам да инде.

    - Без инде күп еллар сары бәрәңге - "Невский" сортын гына утыртабыз. Ул бозылмый, яхшы саклана. Ә менә кызыл бәрәңге быел күп кешенеке чери. Бәрәңгенең начар икәнен күреп, уңышны җыймаучылар да булды хәтта. Бәрәңгене сакларга куяр алдыннан астына коры абага яфраклары салырга кирәк. Бу кимерүчеләрдән дә коткара, баздагы дымлылыктан (конденсат) да ярдәм итә. Үзебез гел шулай эшлибез, - дип сөйлиләр Кит-Озерадан Полина һәм Григорий Сидоровлар (сү уңаеннан, талантлы җиңел атлетчы якташыбыз Олег Сидоровның әти-әнисе).

    - Ә менә Измайловодан Рима Попова фикеренчә, бәрәңгенең сай яки тирән утыртылуы зур роль уйный. Николашкинодан Татьяна Самсонова бары тик озынча кызыл бәрәңгенең генә бозылуын әйтте. Мондый сорт бәрәңге артык дымны яратмый икән.

    - 300 чиләк җыйдык инде. Иртә сортларны ноябрьгә кадәр ашап бетерергә тырышырбыз. Малларга пешереп ашатабыз. Саклауга мондый бәрәңге яраксыз. Башка сортла яхшы - бозылмыйлар, - диде ул.

    Тагын бер фикер игътибарны җәлеп итте: бәрәңгене иртә утырткан кешеләр (мәсәлән, апрельнең егермеләрендә) алуны да иртәрәк башкардылар. Соңгы яңгырларга кадәр алынган бәрәңге уңышы яхшырак диләр.

    Бу уңайдан ФГБУ "Россельхозцентр"ның ТР буенча Баулы районы бүлеге начальнигы Әнвәр Фәттахов фикере белән танышыйк:

    - Чыннан да, бәрәңгенең күпләп бозылуы җәйнең артык дымлы һәм җылы килүе белән бәйле. Дымлы шартларда бәрәңгедә фитофтора һәм башка чирләр башлана. Мондый чирләргә күбрәк иртә сортлар бирешә, нинди төстә булуы әһәмиятле түгел. Халыкка невский, ароза кебек сортларны утыртып карарга киңәш итәм.

    Бу кыенлыктан чыгу юлы - язын бәрәңгенең сортын алыштырырга кирәк, сәламәт, яңа сорт утыртыгыз. Үзегезнең кышка салганын утыртсагыз, утыртырга бер көн кала яки утыртасы көнне бәрәңгене махсус биоприпартлар белән (мәсәлән, планриза) эшкәртегез.

    Шулай ук вегетация чорында да, колорада коңгызы белән көрәшү өчен, биоприпаратларны химик эремә белән кушып эшкәртегез (сүз уңаеннан, биоприпаратлар химик агуны бераз йомшарталар).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: