Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Куркыныч янаганда кая шалтыратырга?

    Баулыларга куркыныч янаганда кайсы телефоннар аша шалтыратырга булу мөмкинлеген җиткерәбез

    112 – МЧС коткару хезмәте бердәм номеры (кәрәзле телефоннан SIM карта булмаганда, блокировкаланганда, анда акча булмаганда да шалтыратырга мөмкин);

    01, 5-17-01 – янгын сагы (һәм МЧС коткаручылары);

    02, 5-13-02, 5-45-28 – полиция;

    03, 5-51-35 – ашыгыч ярдәм;

    04, 5-53-21 – газ хезмәте.

    Баулы ашыгыч хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырату өчен, 8 санын, шәһәр кодын (85596), аннары шәһәр телефон номерын җыярга кирәк.

     

    Теракт турында ялган хәбәр өчен җаваплылык каралган

    РФ Җинаятьләр кодексының 207нче маддәсе нигезендә, террорчылык турында ялган хәбәр җиткергән өчен җавап тотарга туры киләчәк. Минималь җәза – 200 мең сумга кадәр штраф, максималь җәза – өч елга кадәр иректән мәхрүм итү.

    Теракт турында ялган хәбәр бирү нәтиҗәсендә бер миллион сумнан артык зыян килсә яки ул шалтырату башка авыр нәтиҗәләргә китерсә, җәза катгыйлана: бер миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең ел ярымнан өч елга кадәрге кереме күләмендә штраф, яисә биш елга кадәр иректән мәхрүм итү.

    Террорчылык турында ялган хәбәрне балигъ булмаган кеше юлласа, зыянны әти-әнисе яки законлы вәкиле түли.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: