Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кредитның була төрлесе

    Кредиты булмаган кешене очратуы калада да, салада да авыр хәзер. Кешеләр зур процентлар өстәп түләү хисабына автомобильләр, көнкүреш техникасы ала, өй ремонтлый. Ә менә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен бирелүче ташламалы кредитларны алучылар, республиканың башка районнары белән чагыштырганда, Баулыда бик аз.

    Бурычка алу "ликбезы"

    Шалтыда 252 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. "ЛПХ үсеше" программасы эшли башлаганнан бирле отышлы шартларда бирелүче кредитларны нибары 16 кеше генә алган. Бәлки, анда яшәүчеләр, гомумән, бурычка кермиләрдер, үз мөмкинлекләреннән генә чыгып яшиләрдер? Әлеге сорауга җавапны без Шалтыга баргач эзләп карарга булдык.

    Без кергәндә авыл җирлеге башлыгы кабинетында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ринат Сәйфиев фермер Тәлгать Кыямов белән авылның киләчәге, кешеләрнең шәхси хуҗалыкларында җитештергән продукцияләрен сату проблемасы турында сөйләшеп утыралар иде.

    Илдар Ринатовичның килүенең максаты - шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче максатчан кредитларның авыл кешеләре өчен отышлы булуын аңлату икән. Ул килер алдыннан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, һәр йортка кереп, шәхси ярдәмче хуҗалыклар ихтыяҗларын өйрәнү максатыннан анкеталаштыру үткәргәннәр. Шул вакытта нибары дүрт кеше, терлек, кош-корт, техника сатып алу өчен кредит алыр идем дигән. Шул кешеләрне район вәкиле белән очрашуга чакырганнар.

    Жирлек башкарма комитеты бинасына, без чыгып киткәнче, шул дүрт кешенең берсе булган Гөлүзә Ситдыйкова керде.

    - Ике сыер асрый идек һәрвакыт. Берсенә лейкоз йокты, суйдык. Бер сыер белән генә кыен, икәү булганда үзебездән артканын сатып, азмы-күпме табыш ала идек. Казлар да аласым килә. Кош-корт алырга да ярый дип ишеттем ул кредитка, дөресме? - дип карашын төбәде ул Ринат Сәйфиевкә.

    - Әйе, апа. Сез терлек, кош-корт сатып алу өчен дә файдалана аласыз аннан. Абзар төзи, сөт аертыр өчен сепаратор, иттарткыч, терлек ашатырга азык та сатып ала аласыз. Бары тик максатчан кулланырга кирәк, ягъни нинди максатка алсагыз, шуңа гына сарыф итәргә. Банк сезгә кредитны 15,75 процент белән бирә, дәүләт 8,25 процентын субсидияли, ягъни кире кайтара, - дигән җавапны ишетте ул.

    Әҗәт түләү өчен әҗәт

    Анкета үткәрүче кызлар авылның Киров урамында булырга өлгермәгәннәр икән әле, без шунда киттек. Иң беренче очраган кеше өй каршында тракторына канистрадан ягулык салып торучы Роберт Шакиров иде. Аның белән әңгәмәбез түбәндәгечә булды:

    - Кредитлардан файдаланганыгыз бармы?

    - Ничек инде хәзер кредитсыз. Компьютерлар, көнкүреш техникасы алабыз кредитка... Менә шушы тракторларны сатып алган идем, туганнардан бурычка акча алып. Бурычны түләргә кирәк. Хезмәт хакыннан ул сумманы тиз генә җыеп булмый, шуңа әҗәтләрне түләү өчен былтыр банктан кредит алдым. Проценты зур. 19 процент. Бер ел түләдем бит инде, аз гына кимедеме икән дип, кредит бүлегендәге кыздан банкка бурычым күпме икәнен сораган идем, аз гына да кимемәгән әле. Нинди сумма алган идем, шул килеш. Әле бер ел буена мин процент кына түләп ятканмын булып чыга.

    - Ә нигә кулланучы кредиты алдыгыз, тракторны "ЛПХ үсеше" максатчан программасы буенча аз процентлы кредит ярдәмендә сатып алып булганын белмәдегезмени?

    - Юк. Ишеткәнем булмады. Банкка баргач сораган идем, нинди кредит алу отышлырак дип, миңа менә шушы вариантны тәкъдим иттеләр.

    Алмыйм кредит, рәнҗедем

    Шалтыда буш йортлар күп, кеше яши торганнарының да күбесе кышын бушап кала - өлкән яшьтәгеләрне балалары шәһәргә алып китеп тәрбияли. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар булган йортларны табарга безгә җирлек башкарма комитеты сәркатибе Зәрия Каюмова булышты. Без күп итеп мал асрап яшәүче Насыйх Гыйльфановларга кердек. Гаилә башлыгы эштә булып чыкты, ә хуҗабикә Әнисә ханым тәрәзә төпләренә тезелгән борыч үсентеләрен күзәтеп телефоннан сөйләшә иде.

    Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң, кредит дигән сүзне ишетү белән Әнисә ханымның күңелендә йөргән үпкә-рәнҗеше ташкын булып тышка ургылды сыман:

    - Шул кадәр рәнҗеттеләр мине кредит алырга дип баргач, хәтта газетага язасым килгән иде. Дүрт ел элек без Октябрьскийдан төп йортка күченеп кайттык. Ул чакта биатай да исән иде әле. Иптәшем шунда, Октябрьскийга йөреп эшли иде, мин генә эшемнән чыгып кайттым. Техника алырга була икән кредитка дигәч, документлар җыеп банкка бардык. Тегесе дөрес түгел, бусы җитми дип, кат-кат йөрттеләр. Инде бөтен нәрсә әзер, кредит бирерләр дип барган идек, мыскыл итеп кайтардылар. "Нәрсәгез белән түләргә җыенасыз аны. Трактор алыр өчен сезнең доходыгыз миллион булырга тиеш", - диделәр. Миллион сум доходым булса мин кредит алырга барып йөримме? Ул чакта бик кирәк иде ул безгә, булмады. Хәзер кирәкми, күңел кайтты.

    Кредит бирмәсәләр дә, бүгенге көндә бу гаилә абзарлар төзеп, аларны маллар белән тутырган: 4 баш савым сыерлары, дүртәр үгезләре, бозаулары бар. Чапкыч сатып алганнар.

    Һәркем хаҗәтенчә

    Зәйтүн һәм Ирина Латыйповлар өч бала үстерәләр. Алар да кредитларсыз түгел. Аларда да зур процентлы кулланучы кредиты. Эшчән, тырыш гаилә икәнлеге күренеп тора. Бөтен тәрәзәләре яңа алыштырылган йортлары үзе үк елмаеп тора сыман.

    - Абзарларны яңартасы бар үзе, булган кредитны түләп бетергәч, уйларга булыр, - ди гаилә башлыгы.

    Авыл кешеләре белән аралашудан күренгәнчә, аларның күбесе ташламалы кредитлар булуын һәм аны рәсмиләштерү тәртибен белми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: