Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кошларыгызның урамда йөрмәве хәерлерәк

    Татарстанның өч районында кошларның грипп белән авыру очраклары теркәлгән.

    Кош гриппын профилактикалау чаралары турында Баулы ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов аңлатты.

    Бүгенге көндә Россиянең ун төбәгендә кош гриппы ачыкланган. Соңгы вакытта республикабызның өч хуҗалыгында да кош гриппы табылган. Сәбәпләре ачыкланган. Мәсәлән, Буа районының крестьян-фермерлык хуҗалыгы Чувашиядән документлардан башка гына үрдәкләр алган булган. Алар авыру булып чыккан. Мөслим һәм Чүпрәле районнарында ике хуҗалыкта кошлар кыр үрдәкләре төшкән сулыкка кергән. Баулы ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов аңлатканча, кыргый кошлар кош гриппы белән сирәк авырый, ләкин авыру таратучы булып тора.

    Кош гриппы шунысы белән куркыныч: аның 50-100 процент очрагы үлем белән тәмамлана. Калган кошлар, Россия Федерациясе законы нигезендә, алына, кансыз ысул белән юк ителә һәм яндырыла, барлык ветеринария-санитария чаралары үткәрелә. Авыруның клиник билгеләре: авыру ашкайнату системасына (аппетит кимү), тын юллары системасына (хырылдау, лайла бүленеп чыгу, тән температурасы күтәрелү) зыян сала, кошлар күпләп үлү күзәтелә.

    Безнең район территориясенә куркыныч авыру кермәсен өчен, терлек һәм кош сатып алу кагыйдәләрен үтәргә кирәк, кошчылык продукциясе, азыгы һәм башка товарлар сатып алганда, ветеринария документлары булу зарур. Тере кош, терлек Татарстан баш ветеринария идарәсе рөхсәте белән генә кертелә.

    – Гражданнарга мөрәҗәгать итеп, бар нәрсәгә игътибарлы булуларын сорыйм. Кошлар кыргый кошлар белән элемтәгә кермәсен өчен, аларны ябып асрарга кирәк, – ди Илшат Гаязов. – Тиздән ноябрь, шуңа күрә сугымлык кошларны хәзер үк чалу, итен суыткыч камерага салып кую  зарур, әлеге авыру һәркемгә кагылырга мөмкин. Авыру табылса, бөтен кош-корт һәм азыгы алына һәм юк ителә.

    Белгеч сүзләренә караганда, кош азыгы термик эшкәртү узарга тиеш, шуннан башка куллану тыела. Шик уяткан сатучылардан түбән бәягә терлек азыгы алырга кирәкми. Алар аны, гадәттә, имин булмаган төбәкләрдән алып кайта. Шуңа күрә, кош һәм азык сатып алганда, кайсы территориядән кайтарылуы турында мәгълүмат сорарга кирәк. Илшат Гаязов сүзләренә караганда, безнең районда ветеринария хезмәте белән эшли торган, “Меркурий” системасы буенча күзәтелә торган эшмәкәрләр бар, аларның бар документлары тикшерелеп тора. Ә башка территориядән килеп, товарны сатып китүчеләрне тикшерү дә, җәзага тарту да мөмкин түгел.

    – Кошлар күпләп үлә башласа, 5-77-38, 5-77-23 телефоннары аша ветеринария берләшмәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Без, барып, биоматериалларны лаборатор тикшерүгә җибәрәбез, – ди белгеч. – Без 8-17 сәгатьләрдә эшлибез, бәйрәм һәм ял көннәрендә табиб кизү тора. Район авылларында участок ветеринария пунктлары эшли.

    Фото: yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: