Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Коррупция нәрсә ул һәм аны тамырында корытып буламы?

    Әлеге сорауларны без урамда очраган кешеләргә бирдек. Берәүләр ул темага сәгатьләр буена сөйләргә әзер иде, икенчеләр, сорауны ишетү белән, кулларын селтәп китеп бардылар. Респондентларның күбесе район газетасында фамилияләре күренүен теләмәде. Иң ачык һәм кыю кешеләр мәктәп укучылары һәм пенсиядәге укытучы булды.

    Флёра апа, пенсиядә:
    - Мин, әби кеше, каян белим инде коррупциянең нәрсә икәнен. Ул турыда күп сөйлиләр дә, минем бер колактан керә, икенчесеннән чыгып та китә. Кеше алдау, кешедән акча талау белән бәйледер дип уйлыйм. Миңа нәрсә, мин ришвәт бирмим. Хастаханәгә дә йөрмим. Даруханәдән даруын алам, үзем әзерләгән үләннәрем бар, шулар белән дәваланам. Табибка эләгү өчен 500 сум төртергә кирәк диләр бит. Минем артык акчам юк, 7 мең сум пенсия алам. 26 ел сыер савучы булып эшләдем, шәһәргә күчкәч - производствода. 71 яшемә кадәр эшләдем. Хезмәт ветераны исемем дә, яхшы пенсиям дә юк. Кайбер сәламәт кешеләрнең, үзләренә инвалидлык ясатып, яхшы пенсия алып ятканын беләм...
    Элек мондый хәл юк иде. Без беркайчан да ришвәт бирмәдек. Бөтен җирдә акча төртеп, кешеләр барысын да үзләре бозып бетерделәр.
    Владислав Овчинников, Станислав Панарин, 6нчы мәктәп укучылары:
    - Коррупция - хезмәт урыныңдагы мөмкинлекләрне шәхси максатларда файдалану. Аңа каршы көрәшергә була, ләкин тамырында корыту мөмкин хәл түгелдер. Илебездә хәзер бөтен кеше аңа бәйләнеп беткән, шуңа күрә җиңеп булмастыр. Кешеләр күп һәм төрле. Һәрвакыт, ниндидер максатка ирешү өчен, үзенең нәрсәсе белән булса да корбан итәргә әзер кешеләр табылачак. Шулай ук кеше хисабына баеп калырга омтылучылар да.
    Станислав, 52 яшь:
    - Әлеге терминга билгеләмә бирергә авырыксынам, ләкин гади халык телендәге аңлатмасын әйтеп бирә алам - "майламасаң арба бармый". Бездә хәзер бөтен нәрсә "син миңа - мин сиңа" кагыйдәсе буенча эшли. Мин менә үз ихтыяҗларымны канәгатьләндерә торган хезмәт хаклы эш таба алмыйм. Мине айга 10 мең сум хезмәт хакы түләнә торган эш канәгатьләндерер иде. Ләкин 50 яшьтән соң беркая да алмыйлар, барысына да яшьләр, 35тән өлкән булмаганнар кирәк. "Төкле кулым" булса, әллә кайчан урнашкан булыр идем инде. Әгәр дә миңа кемне һәм ничек "майларга" кирәклеген өйрәтүче булса, яхшы эшкә урнашу хакына акча түләргә кызганмас идем. Кызганычка каршы, андый элемтәләрем юк. Менә, йөрим инде шулай, зарланам. Ә зарланудан файда юк.
    Андриянова Алевтина Сергеевна, пенсиядәге укытучы:
    - Әлбәттә, беләм аның нәрсә икәнен. Һәм бу хәлгә карата мин бик тә тискәре мөнәсәбәттә. Сез газетадан бит, әйеме? Менә бу юлны гына карагыз. Аны көзен ремонтладылар. Ә хәзер ул нинди хәлдә! Бу нәрсәне аңлата? Ничек ясадылар аны!? Менә шул аның җавабы.
    Илдар, эшмәкәр, 38 яшь:
    - Коррупция - эшмәкәр-ләрнең ниндидер рөхсәт кәгазе алу өчен, әлеге рөхсәт кәгазенең үз хакыннан артык акча түләве. Алай итмәгәндә, ул рөхсәт кәгазен син тиз генә ала алмыйсың, вакытыңны югалтасың, нәтиҗәдә, бирми калган ришвәт суммасыннан күбрәк югалтасың. Бу хәлгә хәзер бөтен кеше өйрәнеп бетте инде.
    Күптән түгел әтигә компьютер томографиясе ясату ихтыяҗы туды. Безгә моның өчен юллама бирделәр. Ләкин баргач, ике атна чират көтәргә туры киләчәге ачыкланды. Шунда ук, шул ук җиһазда, табибларның эш вакытында көнендә дә ясап була, ләкин түләүле нигездә. Ясалма рәвештә чиратлар тудырып, кешеләрне табибка түләүле нигездә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәләр. Бу яман чирдән без кайчан да булса котыла алырбызмы, әйтә алмыйм. Юктыр, мөгаен.

    Баулы халкын иң кызыксындырган тема - коррупция белән көрәш

    Кайсы темаларны ныграк яктыртырга кирәк?
    Баулы телевидениесенең http://www.bavly-rt.ru сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре

    БРТ телекомпаниясенең http://www.bavly-rt.ru сайтында "Кайсы темаларны күбрәк яктыртырга кирәк?" дигән темага сораштыру үткәрелә.
    Җаваплар түбәндәгечә бирелгән:
    Коррупция - 38,6 процент
    Шәһәр кешеләре - 12,3 процент
    Спорт яңалыклары - 10,9 процент
    ТКХ проблемалары - 10,2 процент
    Мәдәният яңалыклары - 8,4 процент
    Төзекләндерү - 7,7 процент
    Юл иминлеге - 4,6 процент
    Торак төзелеше һәм капиталь ремонт - 3,9 процент
    Сәламәт тормыш рәвеше - 3,5 процент
    2011 елның 9 октябреннән 2012 елның 5 апреленә кадәр тавыш бирүдә барлыгы 285 кеше катнашкан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: