Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Кишере "биш бармаклы"

    Пенсионер Габдулла Хәлимов үз бакчасында әнә шундый "биш бармаклы" кишер казып чыгарган. Аның сөйләвенә караганда, бакчасында кишер быел бик уңган. Аны бөтен гаилә белән үстергәннәр, суны да кызганмаганнар.

    Әмма бакчада мондый "сәер" тамыразык күп булса, бу факт бакчачыны сөендерергә тиеш түгел. Димәк, биредә яшелчәләргә тискәре йогынты ясый торган шартлар (туфракның каты булуы, гөмбәчекләр, вируслар белән зарарлану, суны сирәк сибү, шытымнарның куелыгы, чүп үлән, туклану элементлары җитмәү) туган дигән сүз. Тагын шунысы да бар, кишерләрнең нәфис тамырлары яңа тиресне яратмый. Тирес таркалган чагында туфракта углекислый газ һәм аммиак барлыкка килә һәм кишергә зыян китерә. Нәтиҗәдә тамыразык гарипләнә, тармаклана башлый. Бу үсемлеккә фосфорлы калий һәм азотлы ашламалар кертергә кирәк.
    Габдулла Мәхмүтҗанович редакциягә шундый үзенчәлекле кишер алып килгәч, минем кишер турында күбрәк беләсем килде. Баксаң, кыргый кишер үз ватаны - Әфганстанда миләүшә төсендә булган. Күп гасырлар үткәч, төрле экспериментлардан соң, ул башта ак, аннан соң кызыл, ә 18 гасырда датчаннар тырышлыгы белән кызгылт сары төскә кергән. Кешеләр аны инде 3 мең елга якын үстерәләр. Азык буларак кишерне беренче тапкыр 12 гасырда испанлылар куллана башлыйлар. Моңа кадәр бу искиткеч яшелчәне алар, ни гаҗәп, атларга гына ашата торган булганнар. Шуңа күрә кишерне күбрәк ашагыз һәм... ат кебек таза булырсыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: