Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Итекче – иҗади һөнәр

    Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга да кармастан, Альберт Садыйков заман белән бергә атлый. Ул – уңышлы гына эшләп килүче эшмәкәр. Районда беренчеләрдән буларак, яңа салым режимына күчкән, үзмәшгуль буларак теркәлгән.

    – Мин һәрчак вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырышам. Татарстанда үзмәшгульлек пилот программасы кертелү турында сүз чыккач, мин бу уңайдан бөтен мәгълүматны игътибар белән өйрәнеп чыктым. Әлеге программа 2019 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады, ә мин, беренче көннән яңача эшли башлар өчен, документларны алдан, 2018 елның декабрендә үк тапшырдым, – ди Альберт Мәхмүтович. – Яңа салым режимында инде 11 ай эшлим. Һәм, ул уңайлы һәм отышлы, дип ышаныч белән әйтә алам. Декларация тапшырасы юк, касса аппараты да кирәк түгел. Башлангыч исәпләүләрем буенча, быел мин 70 мең сумга якын акчаны янга калдырдым.

    Альберт, смартфонын алып, кушымта ярдәмендә үзенең клиентларына ничек итеп чек җибәрүен, салымнарның ничек исәпләнүен күрсәтте. Яңа режимның тагын бер өстенлеген билгеләп үтте: үзмәшгуль буларак теркәлгәч, хәзер ул чынбарлыктагы кеременнән дүрт процент кына салым түли.

    – Элек мин шәхси эшмәкәр идем. Эшләү күпкә катлаулырак иде, – ди әңгәмәдәшем. – Мәсәлән, 2018 ел өчен салымнарны түләгәч, 2017 ел өчен бурычлы булып калганым ачыкланды. Тик мин түләгәнемне төгәл беләм. Барып аңлатырга, моның өчен вакыт сарыф итәргә туры килде, күпме нервы бетүен әйтмим дә инде. Ә үзмәшгуль кешенең мондый проблемасы юк.

    Альбертның инвалидлыгы – өченче төркем. 11 яшендә, яшьтәшләре белән төзелеш мәйданчыгында уйнаганда, зур булмаган биеклектән егылып, аягына авырттырган.

    – Аягым сынган булса, яхшырак булыр иде дә. Тик күренеп торган җәрәхәте юк иде. Тезем авыртты, тик мин түздем. Хастаханәгә дүртенче көнне генә бардым, – дип искә ала Альберт Мәхмүтович. –  Аннары дүрт ел урында яттым, гипста. 11 операция кичердем. Тернәкләнү чоры да озак булды. Коляска, култык таягы... Аякка басып, тулы тормыш белән яшәү теләгем көчле иде.

    Альберт халыкны социаль яклау бүлеге юлламасы белән Туймазы шәһәренә укырга китә. Анда һөнәри училищеда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ике еллык курслар оештырыла, шәхси заказ буенча аяк киеме тегү буенча итекчегә укыталар. Белем алып, Баулыга кайта һәм көнкүреш комбинатында һөнәре буенча эшли башлый.

    – Итекче – иҗади һөнәр ул. Мин шәхси заказ буенча теләсә нинди сапоги яки туфли тегә алам. Ортопедик аяк киеме дә тегәм, үземә дә үзенчәлекле аяк киеме кирәк. Яраткан һәм уңайлы аяк киемнәрен озаграк вакыт кияргә теләүчеләр бар. Аяк киеменең хезмәт итү вакытын озынайтып, кешеләргә акчаларын янга калдырырга ярдәм итәм, – ди ул, эшләгән арада.

    Әңгәмәбез вакытында, остаханәгә бер хатын-кыз керде.

    – Теге итекләргә бик әйбәт итеп олтан салып биргән идең, бәлки, боларын да ясарсың, – дип, пенсионер ханым пакетыннан тишек итекләрне чыгарды.

    – Ясыйм, билгеле, Татьяна Николаевна. Иртәгә сәгать өчкә әзер булыр, – диде оста.

    Пенсионер, рәхмәт әйтеп, чыгып китте.

    Альберт Садыйков эшен ярата. Үзен башка өлкәдә сынап карарга теләп, автослесарь, тимерче булып эшләп алган. Тик тиздән үз һөнәренә әйләнеп кайткан. Кешеләрнең рәхмәтеннән тыш, эше табыш та китерә. Гаилә төзеп, Татар Томбарлысы авылында йорт төзегән. Төзелешкә кредит алмавын да әйтү урынлы булыр. Күп балалы гаилә шәхси хуҗалык белән яши: мөгезле эре терлек, кош-корт асрый, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Уллары һәм ике кызы, әти-әниләренә булышып, шәхси хуҗалык алып бару күнекмәләре алып үсә. Балалары төрле яклап үсешкә ирешсен өчен, әти кеше көн саен аларны балалар сәнгать мәктәбенә, спорт мәктәбенә йөртә.

    Альберт Садыйковның гомерлек юлдашы булган мавыгуы да бар: ул күгәрченнәр үрчетә.

    – Мин үскәндә, һәр йортта күгәрченнәр бар иде. Хәзер алар күп түгел. Ә миндә әлеге матур һәм акыллы кошларны ярату гомерлеккә калды. Авылга яшәргә күченгәч, күгәрчен оясы ясап куйдым, – ди ул. – Һәр айның беренче шимбәсендә Октябрьский шәһәрендә әлеге һәм башка кошларны үз итүчеләр җыела. Анда кошларны алмашырга, кызыксындырган токымлы кошларны сатып алырга яки сатарга мөмкин. Бу үзенә күрә кызыксынулар клубы кебек, фикердәшләр белән аралашу, файдалы мәгълүмат алмашу.

    Күреп торабыз: Альбертның аякка басу һәм тулы тормыш белән яшәү хыялы чынга ашкан. Ихтыяр көче, көчле холыклы һәм максатларына ирешүдә үҗәт булуы аңа уңышка ирешергә ярдәм иткән.

    Кадрия ГЫЙМАЗОВА

    Автор фотосурәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: